Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пан Ги Мун: Дөнья җәмәгатьчелеге Украинада көч куллану артуга юл куя алмый


Пан Ги Мун
Пан Ги Мун

БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун Украинадагы киеренкелекнең "куркыныч эскалация"гә таба баруы турында хәбәрләргә борчылуын белдерде.

Украинаның көньяк-көнчыгышында, Русия чигенә якын урында сугышның көчәюе турында мәгълүматларга карата Пан Ги Мун "халыкара җәмәгатьчелек хәлнең начараюына һәм көч куллануның артуына юл куя алмый" диде.

БМО Иминлек шурасының чираттан тыш үткән утырышында оешманың сәяси мәсьәләләр вәкиле Джеффри Фелтман Украинаның Донецки өлкәсендә соңгы ике тәүлек эчендә "канунсыз кораллы берләшмәләрнең" активлашуын белдерде. Азов диңгезе яр буена урнашкан Мариополь порты юнәлешендә дә хәлләр катлаулана.

"Бу яңа күтәрелешкә Русия хәрбиләре дә катнашу турындагы хәбәрләргә без битараф кала алмыйбыз", диде Фелтман. Аның сүзләренчә, әгәр хәлләр чыннан да шулай икән, бу халыкара хокукларны һәм БМО Хартиясен бозу булып тора.

АКШның БМОдагы даими вәкиле Саманта Пауэр Русиянең ачыктан-ачык алдавы турында белдерде. Русиядән дипломат Виталий Чуркин "Вашингтон Украина армиясен өйрәтә һәм тәэмин итә", ди. Чуркин сүзләренчә, Украинада үз теләге белән килгән русияләр бар һәм "бу турыда беркем дә яшерми".

XS
SM
MD
LG