Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:41

Хокук яклаучылар: Русиянең 100дән артык солдаты Украинада һәлак булган


Украина көнчыгышында Русиянең 100дән артык солдаты һәлак булган һәм кимендә 300ләп яраланган. Бу хакта Рейтер хәбәр агентлыгына Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзалары Элла Полякова һәм Сергей Кривенко белдерде.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, Русия солдатлары 13 августта Донецки өлкәсендәге Снежное шәһәре янында сепаратчыларга кирәк-яраклар алып барган кәрванга "Град"тан атканда һәлак булган. Бу хакта алар ут ачуны күрүчеләр һәм һәлак булганнарның туганнары белән сөйләшкәч белгән. Аларның үлеме турындагы кәгазьләрдә дөрес мәгълүмат язылмаган, ди хокук яклаучылар.

Соңгы көннәрдә күбрәк ата-аналар үзләренең уллары шалтыратмау турында хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итә. Алар улларын Украинага кертерләр дип борчыла.

Атна уртасында Солдат аналары комитеты башлыгы Валентина Мельникова хәрби хезмәттәге Русия солдатларының кайберләрен Украина көнчыгышына сугышка мәҗбүри җибәрүләрен белдерде. Ул "Дождь" телеканалында, болар барсы да Әфганстандагы сугышны хәтерләтә, диде.

Чәршәмбе Ставрополь өлкәсенең Солдат аналары комитеты җитәкчесе Людмила Богатенкова да әлеге телеканалга үзләрендә һәлак булган һәм яраланган 400 Русия солдатының исемлеге барлыгын әйткән иде. Бу исемлек төрле хәрби чыганаклардан тупланган. Богатенкова сүзләренчә, бу солдатларның хәрби бүлекләре Чечняның Шали һәм Шатой, Төньяк Осетиянең Владикавказ шәһәренә, шулай ук Русиянең башка төбәкләрендә урнашкан булган.

XS
SM
MD
LG