Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:45

"30 август кабаттан көрәшкә күтәрелү мөмкинлегенә юл салды"


Раушания Алтай

Раушания Алтай

30 августтан соң Татарстан Мәскәү белән кыюрак сөйләшә, чит илләргә сәфәрләр оештыра, Казанны, Татарстанны җир шарына таныта башлады.

30 август – минем өчен, үз милләтен сөюче татар халкы өчен беркайчан да тирән мәгънәсен, изгелеген җуймаячак. Бу көнне 400 елдан артык хыялда яшәтелгән дәүләтчелеккә ирешүнең татлы тойгысы белән кавыштык.

Дөрес, әле барына да ирешелмәгән, үтәсе юл озын һәм бормалы булса да, күңелдә милләтебезнең матур киләчәгенә якты өметләр кабынды. Ничәмә-ничә ел бастырылып килгән иреккә омтылыш язгы ташкын кебек мәйданнарда ташыды. Халкыбыз суверенлык игълан ителәсе чорда бердәмлеген, рухи ныклыгын һәм максатка омтылышын күрсәтте.

Ирек мәйданында барган митингларда ап-ак яулыклы әбиләрнең сафлар тотуын мин әле хәзер дә сокланып вә горурланып искә алам. Аларның кыйбла тарафында намазлыкларын җәеп утырулары татар халкының милли көрәштә карарлы булуын искәртә иде, гүя.

Бер халыкта да хатын-кызлар, бигрәк тә өлкән буын кешеләре көрәшеп йөрмәгән. Әбиләр, бәбиләр гел арткы якта, тылда калдырылган. Көрәш вә сугыш заманында гына түгел, тыныч көннәрдә дә башка милләтләрдә хатын-кызлар чаршау артында гына тотылган. Ә кыз баланың дөньяга килүен фаҗигага санаганнар хәтта. Кытай, яһуд, гарәп, грек кебек халыкларның кыз сабыйларын тере килеш күмүләре тарихта күптәннән билгеле.

Татарның хатын-кызы, Сөембикәләр, Фәүзияләр кебек ирек даулап мәйданнарга чыга икән, ул безнең борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезнең чагылышы. Җәмгыятьтә хатын-кызны
санлау, кеше урынына кую, тигез күрү, аңа булган ышаныч вә хөрмәт – татарның затлы сыйфаты.

Бөек Болгар дәүләте, хәтта һуннар чорыннан ук безнең хатын-кызларыбыз шәхси хуҗалыкта да, дәүләт эшләрендә дә актив булганнар һәм өсләренә төшкән вазифаны камил үтәгәннәр, кыюлык һәм булдыклылыклары һәр тармакта күзгә ташланган. 1990-1992 еллар арасында барган ирек даулау көрәшендә без әнә шуларны күрдек.

Ул еллар яшь буынның да милли хөрлек төшенчәсен гаять яхшы аңлавын, аның өчен көрәшкә әзер булуын күрсәтте. 1990 елның октябрендә оешкан "Азатлык" татар яшьләре берлеген коручылар һәм анда әгъза булганнар милли көрәшне әйдәп баручы урта һәм өлкән буын зыялыларының төп ярдәмчеләре булдылар.

Митинг мәйданына кешеләрне китерү, халык арасында аңлату эшләре алып бару, яшьтәшләре арасында туган телне кулланырга өндәү, милли гореф-гадәтләрне барлау, таныту, милли аң тәрбияләү эшләрендә аларның фидакарьлекләре югары бәягә лаек. Бүген алар, кайда гына яшәмәсеннәр, нинди генә эштә эшләмәсеннәр – милли мәсьәләләрне яктыртуга, хәл итүгә, көнебез яшьләренә үрнәк, маяк булып, үзләреннән зур өлеш кертүне дәвам итәләр.

Дәүләтчелегебезне торгызу, милли бәйсезлек берничә кеше өчен генә кирәк түгел иде. Халкыбызның интеллектуаль көченнән файдаланылмаган булса, бәлки, суверенлык декларациясе, бәйсезлек референедумы чынга аша алмаган булыр иде. Көрәш мәйданында язучыларыбызны да, театр әһелләрен дә, җырчы, гармунчы, биючеләребезне дә, шагыйрьләребезне, журналистларыбызны, укытучыларыбызны, хәтта гаскәри кешеләрне дә күрергә мөмкин булды. Казандагы милли хәрәкәттә биш полковник булуын искә алу да дәүләтчелек өчен көрәшнең мәгънәсен аңлатырга җитә,
дип уйлыйм.

Ул көннәрдә Вафирә Гыйззәтуллинанының ялкынлы шигырьләр сөйләп,
җырлары белән халыкны рухландырганын, гасырлар узса да, онытырга мөмкин түгел. Хәл иткеч бөтен чараларда Гөлзада Сафиуллина, Рамил Курамшин, Рөстәм Вәлиев кебек сәнгать әһелләребез милли тойгыларыбызны куертып торуда актив эшчәнлек күрсәттеләр.

Язучы Рабит Батулла яшьләр арасында акыллы киңәшләре, төпле
фикерләре белән кызып китүләрне тезгенләп торды. Белә иде ул, кайчак ни чаклы хаклы булсаң да, ачу белән төрле юләрлекләр, хаталар эшләп кую ихтималының яшьләр арасында гына түгел, кызган халык арасында да булырга мөмкин икәнлеген. Ә татарларга хата ясарга ярамый иде. Сак адымнар белән эш итәргә кирәклеген ул көннәрнең активисты, язучы Зәки Зәйнуллин да искәртеп торды.

Фәүзия Бәйрәмова ачлык игълан иткәч, милли интеллектуаль көчләребез аны ялгыз калдырмады. Янәшәсенә тезелеп утыручылар арасында ирләр дә, хәтта авырлы хатыннар да бар иде. Алар Татарстанның бәйсезлеге өчен Мәскәүдән генә түгел, хәтта үлемнән дә курыкмауларын күрсәттеләр. Еллар узган саен, ул чакта халкыбызның бүгенгедән батыррак булганлыгын уйлыйм.

Марат Мөлеков белән Фәүзия Бәйрәмова исә милли хәрәкәтне башлатып җибәрүчеләр буларак тарих сәхифәсендә урын алдылар, төп рольне алар уйнады. Алар аркасында Казанның Ирек мәйданы ташып торды, аларның тәвәкәллеге белән Татарстан дәүләт җитәкчелегенә басым ясалды һәм халык теләгенә колак салырга мәҗбүр булды. Дәүләт җитәкчеләре артында халыкны тотып торуны да алар булдырды.

1990 елның 30 август төнендә суверенлык декларациясе кабул ителде. Ул 1991 елның 21 мартында үткәрелгән референдум белән ныгытып куелды. Болар – Ирек мәйданында халыкның шау-шулары аркасында ирешелгән кыйммәтләр. Инде халык шәһәр урамнарында татарча сөйләшүдән оялмый башлады. Хәтта күкрәк киереп, үзенең татар булуы белән горурланырга кереште. Бер-бер артлы татар мәктәпләре, бакчалары, күп санлы мәчетләр ачылды, яңалары төзелде.

Татарстанның үз фәнни академиясе һәм башка оешмалар барлыкка килде. Татарстан Мәскәү белән кыюрак сөйләшә, чит илләргә сәфәрләр оештыра, җир шарына Казанны, Татарстанны таныта башлады. АКШ, Франция, Австрия, Швеция, Финляндия, Төркия, Иран кебек илләрдә вәкиллекләрен ачты.

Мөмкинлекләрне кулдан ычкындырулар да, вакытында тәвәкәллек күрсәтмәүләр дә булмады түгел. Әйтик, латин графикасына күчү озаккарак сузылды, тимерне вакытында сукмагач, ул хыял булып кына калды. Ләкин ни генә булмасын, суверенлык декларациясе кабул ителгән 30 август – өметләрнең яшәргән, хыялларның якынлашкан көне иде. Үлеп барган милләтебезгә шифалы су кебек тәэсир итте ул. Яңадан күзләр ачылды, кабаттан бөек халык, бөек дәүләт мирасчылары икәнлегебезне искәртте ул. Кабаттан көрәшкә күтәрелү мөмкинлегенә юл ачты.

Ләкин без аның кыйммәтен аңлап бетермәдек шикелле. Йомшабрак калдык. Шуңа күрә, кайбер мәсьәләләрдә бүген офтанабыз, үкенәбез, инде ул көннәр кире кайтмас, дип хафаланабыз. Бүгенге вазгыятьтән чыгып караганда шулайрак күренә. Ә бит 1970-1980нче елларда Ирек
мәйданында милли көрәш митинглары узачагын, Татарстанның суверенлык декларациясе кабул итәчәген, бәйсезлек референдумы үткәрәчәген хәтта күз алдына да китерә алмый идек. Шуннан чыгып мин өмет итәм: киләчәктә Татарстан өчен бүген күз алдына да китерә алмаслык уңай борылышлар булачак әле. 1990-1992 еллардагы
көрәш алдагы иң мөһим адым өчен әзерлек булып торсын. Бер чыныгу, күнегү кебек.

1990 елның 30 августында үрнәк итәрлек тә, гыйбрәт алырлык та күп нәрсә бар. Аны онытмаска, һәрвакыт хәтердә тотарга кирәк!

Рушания Алтай
Истанбул, Төркия

XS
SM
MD
LG