Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев Төркия президенты белән очрашырга сөйләшкән


Эрдоган һәм Җәмилев. 13-16 сентябрь 2012 ел
Эрдоган һәм Җәмилев. 13-16 сентябрь 2012 ел

Кырымтатарларның юлбашчысы, Украина президентының кырымтатар мәсьәләләрендә киңәшчесе Мостафа Җәмилев Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән күрешкәндә аерым очрашу турында килешкән.

Җәмилев 28 августта Анкарада Эрдоганның президентлыкка керешү тантанасында катнашты. Җәмилев сүзләренчә, Эрдоган үзе исәнләшү өчен аның янына килгән.

"Анда кеше күп иде. 12 президент, аннан кала премьер-министрлар, сәясәтчеләр бар иде. Ул (Эрдоган) минем яныма килде. Мин аңа Украин президентының сәламен җиткердем. Ул Порошенкога шалтыратачагын әйтте. Кичә, йә бүген, бәлки, шалтыраткандыр да инде. Президент минем кайчан кайтып китәчәгемне сорады. Мин аннан аерым очрашу билгеләвен сорадым. Ул ризалашты", ди Җәмилев.
Аның сүзләренчә, бу үзара килешү алдагы очрашуга нигез булып торачак.

28 августта Мостафа Җәмилев Эрдоган инаугурациясендә Украина ягыннан рәсми вәкил иде. Башта бу чарада президент Петр Порошенко катнашырга тиеш булган. Украина көнчыгышында вазгыять кискен катлауланга ул илдә калырга карар кылган.

XS
SM
MD
LG