Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:10

Чаллыга килгән качакларның күпчелеге урыс телле


Татарстанга килгән Украина качаклары

Татарстанга килгән Украина качаклары

Украинада сугыш башлангач, шушы илдән берничә кеше Чаллыга килеп һуманитар ярдәм җыю эшен башлады. Алар ярдәме белән Чаллыдан Украинага дүрт зур йөк машинасында кирәк-ярак озатылган. Хәзер алар “Джумба” сәүдә үзәгенең бер ноктасында шәһәргә килгән качакларны туендыру, тораклы итү белән мәшгуль.

Украинаның көньяк-көнчыгышына ярдәм күрсәтү гамәле нинди дә булса оешма, җәмгыять исеменнән алып барылмый. Бу эшне оештыручыларның берсе булган Тарас Гильда әйтүенчә, алар ирекле рәвештә эш йөртә. “Джумба”да тупланган кием-салымнарны Украина качаклары көннәр дәвамында килеп, үзләренә кирәклесен сайлап алып китә.

Үзләренә, балаларына кием-салым барларга килгән ирле-хатынлы Екатерина һәм Николай Ткаченколар белән әңгәмә корабыз. Алар Чаллыга Лугански өлкәсеннән үз юллары белән килгән. Сүз барышында Екатерина шунысын да искәртте, аның атасы татар, Пермь өлкәсеннән булган. Ун ел элек хәбәрсез югалган. Сугыш чыккач, ире белән ул башта Пермь өлкәсендәге коммунал бүлмәдә яшәүче әбисенә барганнар. Озак тора алмаганнар. Чөнки коммуналкада яшәүчеләр суның, утның күбрәк тотыла башлавына, әбинең түләр хәле булмавына ризасызлык белдергән. Аннан инде гаилә Чаллыга килеп урнаша.

– Чаллыга килгәч нинди дә булса каршылыклар, проблемнар күрдегезме?

– Әлегә артык зур проблемнар юк. Менә эшкә урнашу мәсьәләсе шактый катлаулы икән. Шулай ук торак мәсьәләсе дә, яшәү урыны буенча теркәлү проблемы да килеп басты. Баштарак туганнарда тулай торакта яшәдек. Туганнар анда үзләре дә күп иде. Хәзер инде түләү бәрабәренә аерым фатирда торабыз. Аена 10 мең сум түлибез. Шәхси эшмәкәргә эшкә дә урнаштык. Балабыз тиздән мәктәпкә бара, аңа монда букчалар, әсбаплар бирделәр. Моның өчен рәхмәт.

– Сезнең Украинада туганнарыгыз да калгандыр әле, аларның хәле ничек?

– Әйе, бар туганнарыбыз анда калды. Бары без генә бу якларга киттек. Без Луган өлкәсеннән.

– Барысы да тыныч тормышка күчкәч, ватаныгызга кире кайтырга уйлыйсызмы?

– Тормышны монда җайларга уйлыйбыз. Бер елга вакытлыча яшәүгә рөхсәт алдык. Үз юллары белән Чаллыга килүчеләр санын төгәл әйтә алмыйбыз. Ләкин аларның күп икәннәрен беләбез. Хастаханәләрдә табибларга чиратта булучылардан Украинадан халыкның күп икәнен күрәбез.

– Татарстанга, сезнең кебек Чаллыга килүче качаклар арасында урыслармы, украинлылармы күбрәк?

– Безнең өлкәдә төп күпчелек урыс телендә сөйләшә. Украинлыларның бик сирәге генә чыгып китә. Менә бер егетне беләбез, ул, армиягә чакыру алгач, чыгып китте.

Тарас Гильда

Тарас Гильда

Сөйләшүебезне Украинаның Харьков төбәгеннән килгән, инде берничә ай буена шушы ил халкына ярдәм оештыручы Тарас Гильда белән дәвам итәбез. Аның әйтүенчә, Чаллыга МЧС булышлыгы белән килүчеләргә дәүләт ярдәме бар. Ә менә үз юллары белән килүчеләр биредә тормыш-көнкүрешеләрен үзләре кайгыртырга тиеш. Шулай да аларга аерым кешеләр, чиркәү булган кадәр ярдәм итә икән. Тарас Гильда шулай ук Чаллыдан дүрт зур машиналарда Украинага һуманитар ярдәм туплап җибәрүләрен дә әйтте. “Бу машиналарга баштарак медикаментлар, памперслар, балалар ашаулары, азык-төлек туплап җибәрсәк, хәзер хәл бераз катлауланды. Инде Чаллыдагы качакларны тукландыру, киендерү, юындыру проблемы килеп туды. Чаллыдагы качаклар өчен хәзер беренче чиратта ризыклар, аннан инде кием юу порошоклары күп дәрәҗәдә кирәк. Үз юллары белән Чаллыга килгән качаклар санын төгәл әйтә алмыйм, алар күп, бик күп. Инде бездәге исемлек пачкалап санала, көне-сәгате белән артып тора, анда теркәлгән халык санын да төгәл генә әйтә алмыйм, мин аларны МЧСка тапшырам”, диде.

Сүз барышында Тарас әфәндедән дә Чаллыга килгән качаклар арасында украиннармы, урыслармы күбрәк булуы белән кызыксынабыз. “Зур күпчелек урыс телле халык”, дигән җавапны ишеттек. Шулай ук сүз уңаенда Татарстанга килгән качак украиннар булса һәм урыс качаклары арасында үзара бәхәсләр, ызгышлар тумыймы яки тумасмы дигән кызыксынуны да белдердек. “Әлегә бу хакта сүзләр ишетелмәде”, дигән җавапны алдык. Тарас Гильдада булган качаклар исемлегендә татарларның булу-булмавы белән дә кызыксынабыз. Аның әйтүенчә, Чаллыга килгән качаклар арасында татарлар да бар, ләкин ул аларны әңгәмә барышында кайда һәм күпме булуларын күрсәтә алмады. “Алга таба бу хакта хәбәрем булыр”, дип вәгъдә итте ул.

Чаллыдагы качакларның күпме булуы хакында чыннан да рәсмиләр дә мәгълүмат бирми, шушы качаклар белән шөгыльләнүче аерым кешеләр дә якынча саннарны әйтә алмый. Әңгәмәдәшләр әйткәнне хәтерлисез, “андыйлар күп, бик күп” диләр. Алар инде сигез йөзме, бер меңме, белүче юк. Чаллыдагы урысча чыга торган газетларның берсе ("Челны ЛТД") качаклар саны 500дән артып китте дип белдерә. Ләкин бу санны каян алуларын бәян итми. Биредә үк качакларның 10-15 мең сум хезмәт хакына эшләргә теләмәүләре, 20-30 мең сум тәкъдим ителгәндә уйлап карарга теләкләре булуы әйтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG