Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:42

Чаллы милли хәрәкәте: Без барыбер бәйсезлек алырбыз


30 август – Татарстан мөстәкыйльлеге көне уңаеннан Азатлык бу вакыйгаларда катнашкан, үз көчләрен керткән Фаик Таҗиев, Рәүф Гыйззәтуллин һәм Зиннур Әһлиуллин белән сөйләште.

30 августта Татарстанның мөстәкыйльлек Декларациясен кабул итүдә Чаллы татар милли хәрәкәте вәкилләренең дә өлеше зурдан. Шушы истәлекле көн алдыннан без бу вакыйгаларда катнашкан, үз көчләрен керткән Фаик Таҗиев, Рәүф Гыйззәтуллин һәм Зиннур Әһлиуллин белән очрашып сөйләштек. Беренче сорау мондый булды:

– Моннан 24 ел элек татар милли хәрәкәте эшчәнлеге, басымы нәтиҗәсендә Татарстанның бәйсезлеге турында декларация кабул ителде. Шул чорның максатлары нинди иде? Менә еллар узгач, ирешкәннәрдән ниләр югалтылды?

Фаик Таҗиев: Әйе, 1990 елның 30 августында Татарстан халкы, аның җитәкчелеге катнашында Татарстанның суверенлыгы, бәйсез дәүләт булуы хакында декларация кабул ителде. Аңа кадәр Русия үзенең бәйсезлеге хакында шундый ук документ кабул иткән иде. Анда милләтләрнең үзбилгеләнү хокукларын тану турында да маддә бар иде. Татарстан бәйсезлеге турындагы декларация халык таләбенә нигезләнде. Ул Русия декларациясенә каршы килмәде. Әмма Русия хакимияте даирәләре Татарстан суверенлыгын танырга теләмәде. Шуңа, декларацияне референдум белән ныгытырга кирәк булды.

1992 елның 21 мартында референдум узды. Моңа да Русия ягы каршылык күрсәтте, мәгълүмат чаралары аша басым ясады, Казан тирәсенә гаскәр, танклар китерде. Зур тырышлык белән максатка барыбер ирештек.

Алда кабул ителгән декларация, референдум нигезендә 6 ноябрьдә Татарстан конституциясе кабул ителде. Ләкин дәүләтчелегебезне ныгытуның бу чаралары Русияне һич кенә дә канәгатьләндермәде. Русиянең Конституция мәхкәмәсе референдумны канунсыз, дип белдерде.

Аннан инде Татарстан һәм Русия арасында шартнамә төзелде. Моңа кадәр без милли мәгариф, матбугат юнәлешендә җәмәгатьчелек басымы астында беркадәр уңышка ирешкән идек. Ә менә шартнамәдән соң, Русия басымы аркасында, ирешелгәннәр җимерелә башлады. Хәзер инде ирешелгәннәрнең берсе дә калмады. Без советлар таркалыр алдындагы халәттә калдык. Ул чорларда урыс булмаган милләтләргә нинди түбәнсетүле караш булса, нинди сәясәт алып барылса, бүген дә шул вәзгыятьтә.

Монда Русиянең күп еллар буена колбиләүче дәүләт булуы, шулай булып калуы күренәдер. Бу дәүләттә бәлки демократия урнаштыру мөмкин дә түгелдер. Безнең Татарстан җитәкчеләрен Шотландия, Каталония хакимияте белән чагыштырырлык түгел. Чөнки анда үз дәүләтләре, мәгарифе, мәдәнияте өчен көрәшәләр. Ә безнең хакимият Мәскәүгә карап тора, ул халыктан аерылган.

Татарстан җитәкчеләре милли хәрәкәттән куркып кына нидер эшләде. Ләкин милли хәрәкәт эшлисе эшләрен туктаткач, алар Мәскәү басымы астында аның бар күрсәтмәләрен үтәп, татар халкы мәнфәгатен артка чигереп, Татарстанны провинциягә әйләндерделәр.

Бүген Чаллының "Азатлык" мәйданыннан үттем. Анда 30 август-Татарстанның бәйсезлек игълан итү көне турында ник бер язмамы, шигарме булсын. Зурдан кубып, инде ничә еллар буе чәчәк бәйрәме уздыралар. Көлке!

Бәйсезлек көне хакындагы язмалар Казанда да, Татарстанда да юк. Болардан чыгып, татар халкына бәйсезлек кирәкми, барсы да ал-гөл дип уйларга ярамый. Тел, мәгариф, мәдәният, татарны урыслаштыру проблемнары әле дә көн үзәгендә кала. Кайчангыдыр бер язмамда милләтемне колга әйләндерелгән халык, дип атаган идем. Хәзер дә әйтәм, без колга әйләндерелгән милләт булып калабыз.

– Ниндидер сугышлар, катаклизмнар милләтләр вазгыятенә зур гына үзгәрешләр кертеп куя. Украина-Русия мөнәсәбәтләре бик катлаулы. Шушы халәттә Русиядәге урыс булмаган халыкларның милли тормышларын яхшыртуга беркадәр юл ачылмасмы?

Рәүф Гыйззәтуллин: Украина мәсьәләсе көнүзәк булып кала. Бүгенге Украина ул лакмус кәгазе. Мондагы вазгыятькә Америка, Европа берлеге, Русия үзенчә карый. Башка халыклар да үзләренчә фикер йөртә.

Монда шундый сорау туа татарлар бу мәсьәләдә ни рәвешле катнашырга, нинди мөнәсәбәт белдерергә тиеш? Монда бит Кырым татарлары, гомум татар мәсьәләсе күтәрелә. Гомумән, татарның урынын глобаль яссылыкта чишү сорала.

Кызганыч, безнең җитәкчеләр Кырымга чыгып карадылар, ләкин кирәкле сүзне әйтә алмадылар. Безнең үз референдумыбыз бар. Донецкида, Луганскида да үз референдумнарын оештырдылар. Ә безнең референдумга каршы гаҗәеп күп каршылыклар, басым ясадылар.

Хәзерге вазгыятьтә Татарстанда зур җыен оештыру зарур. Аны татар конгрессы оештырсын иде. Ләкин конгресс әллә эшли, әллә юк, билгесез. Милли мәҗлес буылган хәлдә. Була калган җыенда кырымтатарлар мәсьәләсен күтәрергә тиешбез.

Бәлки ялгышамдыр, Кырым инде Украинадан китте. Шулай да кырымтатар автономиясен төзү мәсьәләсен күтәрергә мөмкиндер. Глобаль киңлектә татарның үз урынын булдырырга кирәк.

Тукай әйткән бит, "Уян татар, уян" дигән. Татарның урынын алып калу өчен йоклап калырга ярамый. Мәскәү кирмәнендәгеләр бик еш кына "двойные стандарты" дигән дежур сүзләрне кулланалар. Мондый стандартлар Мәскәүнең үзендә бит. Без суверенлык дигән төшенчәне милли мәгърифәт, тел, мәктәпләр өлкәсенә юнәлттек. Хәзер бөтенесе бетте, кысылды. Татар университеты тумады. Болар нигезендә дә "двойной стандарт" ята, иптәш Путин.

Шушы сүзләргә Фаик Таҗиев “суверенитет турында сүз ычкынса, аны сепаратизмга тиңлиләр. Әле җинаять эше дә ачарга мөмкиннәр. Ачсыннар,” дигән фикерен өстәде.

– Менә милли хәрәкәтне үстереп, көчәйтеп җибәреп буламы, өмет бармы?

Фаик Таҗиев: Милли хәрәкәт бер төркемнең җыйналуыннан гына тормый. Ул халыкта туган фикерләрне тормышка ашыручы оешма буларак туа. Күтәрелеш чоры йә көчәя, йә сүлпәнләнә. Кайбер кешенең гайрәте чигә, өметсезлеккә бирелә. Мәсьәләне аңлаган, җитди итеп караган кешедә өмет сүнми. Кирәк чагында, вазгыять тугач, халык җитәкче оешмаларны үзе этәреп чыгара. Ясалма рәвештә, әйдәгез әле, бәйсезлек өчен көрәшик, дип аларны этәреп чыгармыйлар.

– Зиинур әфәнде, Чаллыдагы милли хәрәкәт башлангычында сез беренчеләрдән булып ачлык чарасын башладыгыз. Шушы протест барышында Русиянең булачак президенты, ул чактагы РСФСР Югары шурасы рәисе Борис Ельцинның очрашуга чакыруын кабул итмәдегез. Шул чакларны искә алып китмәссезме?

Зиннур Әһлиуллин: Ул чорларда СССРда да, Русиядә дә хәлләр катлаулы иде. Демократик, милли күтәрелешләр күп булды. 1988 елда оешкан татар милли хәрәкәте дә бу күтәрелешләрдән читтә калмады. Күп юнәлешләрдә алда да барды.

Ельцинның киләчәге мәгълүм булды. Аның килүенә ачлык акциясе әзерләргә булдык. Максатыбыз шушы юл белән Ельцинның килүен үзебезнең файдага бору иде. Ул килер алдыннан Татарстанга союздаш республика статусын таләп итеп ачлык игълан иттек. (Билгеле, соңрак мөстәкыйль дәүләт мәсьәләсен күтәрдек).

Минем ачлык протестым 12 көн дәвам итте. Шул көннәрдә Чаллыга Борис Ельцин килеп төште, шәһәр хакимиятендә очрашуда катнашты. Шул очрашу барганда, мин ачлыкта утырганда чатырга Ельцин вәкилләре керде, Ельцинның минем белән очрашырга теләвен әйттеләр. Мин "Чын татар беркайчан да урыс патшасы каршында бил бөкми, кирәк булса, үзе килсен", дип чакыруга каршы килдем. Мондый җавап өчен мине иптәшләр дә ачуланды. Алар фикеренчә, Борис Ельцин демократ, очрашуны кабул итәргә кирәк булган.

Еллар узгач, мин әйткәннәр дөрескә чыкты. Ельцин бит шул чорларда "Берите суверенитет столько, сколько проглотите" дигән канатлы сүзләрен әйткән иде. Ул чактагы көрәш яхшы барды. Халык күтәрелде, аның киләчәккә өмете уянды һәм республика җитәкчеләренә ышанды. Ә без, тәҗрибәле милли хәрәкәт җитәкчеләре боларның уен гына икәнен аңлый идек.

Шулай да Шәймиев җитәкчелегендәге түрәләр безне кулга алды. Ни өчен? Үзләренә байлык тартып алу өчен моны эшләделәр, Мәскәүгә безне төртеп күрсәттеләр, янәсе, алар булмаса, хакимияткә авантюристлар, террорчылар киләчәк. Мәскәүне шулай куркыттылар.

Менә 25 еллар чамасы вакыт узды. Күрәбез, шул ук элекке җитәкчеләр төркеме нык баеды. Ә без даими эзәрлекләү, тикшерү астында. Миңа әле дә тикшерү бара. Мөсткыйльлек өчен көрәштән, декларациядән иң күп файда күрүчеләр республика җитәкчеләре. Алар безгә рәхмәтле буласы урында, безгә ачулы. Алар мәкерле. Фәүзия Бәйрәмовага да даими мәхкәмә эшләре бара.

Калганнарны да эшләреннән куалар, штрафларга тарталар. Ходай киләчәктә кемнең кем икәнен күрсәтер. Без барыбер бәйсезлек алырбыз. Ләкин советлар тәрбияләгән, Мәскәү үстергән җитәкчеләрне бу чорда инде хакимияткә якын җибәрергә ярамый. Алар халыкны, милләтне бетерә торган катлам!

Ирешелгәннәр бетте, бик нык артка чигенү бара. Шулай да, татарны дөнья, төрки халыклар белә. Без моңа ирештек. Төркиләр арасында иң зур идеологияне без алып барабыз. Инде олыгайган милли хәрәкәт җитәкчеләренә алмашка яшләребез дә, бар, дип уйлыйм. Алар әлегә эзәрлекләү, басым булганда бик күренергә теләми. Кысу, басу, эзәрлекләү Русиянең сәясәте. Шулай да, татарны бетерә алмаслар. Алар дөньяда, төрки дәүләтләрдә күпләп яши. Бер форсат килеп чыгар, без бәйсез дәүләт булырбыз. Ләкин бер шигем бар. Бөек дәүләт, бөек милләт була алырбызмы?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG