Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:00

Башкортстанда көчле давыл 500ләп түбәне җимерде


Башкортстанның Яңавыл, Краснокама һәм Калтасы районнарында узган давыл һәм боз явуда 26 авыл зыян күрде, барлыгы 478 йортның түбәсе туздырылды. Давыллардан республика тарихында мондый зур зыян булганы юк иде.

30 августта Башкортстан җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов әлеге районнарда гадәттән тыш хәл тәртибен кертте. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каза күрелгән урыннарда 765 кеше, 170 техника эшли дип хәбәр итә. Шулардан 421 коткаручы һәм 73 техника федераль министрлыкныкы.

Иң зур зыян Яңавыл районына килгән. Яуган боз тавык йомыркасы кадәрле булган. Ике кеше җимерелүче түбәләр астында калып мәрхүм булган.

XS
SM
MD
LG