Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Тукай бүләкләре тапшырылды


Миңнеханов быелгы Тукай бүләкләрен тапшырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00

30 август – Татарстан суверенитеты көнендә 2014 елгы Тукай премияләре үз ияләренә бирелде. Әлеге бүләкне тантанада Вахит Имамов һәм Владимир Поповка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Тукай премияләрен тапшыру елдагыча Камал театры алдында үтте. Көндезге ике тулганда дистәләгән гармунчы тезелеп басып башта Татарстан президентын каршы алды.

Чара бер кечкенә кыз баланың "Туган Тел" шигырен укуы белән башланды. Аннан сүз Татарстан президентына бирелде.

Миңнеханов башта татарча аннан урысча кыска гына чыгыш ясап, килгән кунакларны Татарстан суверенитеты һәм Казан көне уңаеннан котлады. Аннан, Тукай бүләгенә "Утлы дала" исемле ике томлы тарихи романы өчен лаек булган Вахит Имамовка һәм тугра-шамаил каллиграфик композицияләре өчен Тукай премиясенә лаек булган Владимир Поповка дәүләт премияләрен тапшырды.

Вахит Имамов үз чыгышын, язучы кеше үзенең милләте, газиз халкы бәхетле булган чакта гына бәхетле була ала, дип башлады.

"Минем милләтем дә үзенең газиз туган теленнән, әдәбиятеннән, мәдәниятеннән аерылмасын иде. Без бердәм гаилә булып, бербөтен булып яшәргә насыйп булсын иде. Рәхмәт милләтем", дип бәян итте ул.

Тантана, бу көннәрдә Казанда узучы Төрки дөньяның әдәби журналар форумына җыелган кунак язучылар катнашында үтте.

Быелгы суверенитет бәйрәмендә күпләрнең игътибарын, Татарстан түрәләренең түшләренә Татарстан байрагы төсендә булган тасмалар тагып килүе җәлеп итте. Бу исә бәйрәмнең үзенә күрә республикага гына хас бәйрәм булуын күрсәтеп торды.

XS
SM
MD
LG