Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә сугышка каршы чыгучылар тоткарланды


Мәскәү полициясе сугышка каршы пикетка чыккан алты кешене тоткарлады.

Пикетка чыккан композитор Александр Маноцков, активистлар Илдар Дадин, Михаил Лашкевич, Артур Тулинов, Дмитрий Федоров һәм Ирина Епифановскаяның тоткарлануы хәбәр ителә.

"Протест гамәлләре комитеты оештырган бу пикетларда язучы һәм журналист Виктор Шендерович та катнашты.

Чараны оештыручыларның берсе, "Ежедневный журнал"ның баш мөхәррире Александр Рыклин бу чараны Украинада вазгыятьнең кискенләшүе, кораллы низагның көчәюенә җавап бип атады. "Русия ачыктан-ачык агрессия башлады, Русия Украинага каршы сугыша, һәм моның белән килешеп булмый", диде Рыклин.

XS
SM
MD
LG