Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бесланнан соң тормыш


Беслан мәктәбенең спортзалында музей
Беслан мәктәбенең спортзалында музей

10 ел элек булган Беслан фаҗигасендә ике баласын югалткан ана кеше бүгенгә кадәр тынычлана алмый.

Борис белән Вера 2004 елның 1 сентябрендә мәктәпкә бәйрәмдә чыгыш ясарга дип милли киемнән килгән булган. Әниләре Надежда Гуриева балаларын кочаклап торганда сакаллы һәм битлекле сугышчылар бәреп кереп аларның барысын да тотык итеп алган. Ике көн тоткында булганнан соң Борис һәм Вера һәлак булган. Террор гамәлендә үлгән 334 кешенең 186сы балалар иде. Әни кешене Ирина исемле кечкенә кызының исән калуы гына яшәтә.

"Кечкенә кызым көн саен күземә карап, елыйммы мин, юкмы дип тикшереп йөрде. Күңелемне бушатып елый да алмадым мин", дип сөйләде Надежда ханым Азатлыкка. 10 ел элек террорчылар 1100 укучы, укытучы һәм ата-ананы 52 сәгать мәктәптә ябып тотты.

Балаларның бәдрәфкә барганда су эчкәннәрен күргән террорчылар юынгычларны һәм су үткәргечләрне ватып җимерде

"Барыбызның да тормышы нык үзгәрде, кайберәүләр шәһәрдән үк китте. Башкалары гомерләрен шушы булган җинаятьне тикшерүгә багышлады. Миңа музейда ярдәм итүчеләр бар. Зираттан кайтып кермәгән, күз яшьләре кипмәгәннәр дә бар", ди 54 яшьлек ана .

Гуриева инде 36 ел шушы мәктәптә укыта.

"Ун ел узды. Әле дә ул мәхшәрдә ничек исән калганбыз – белмим. Шартлаулар турында әйтмим, 52 сәгать турында әйтәм", ди Надежда ханым.

Спортзалда җыелган балалар һәм олылар сөйләшмәсен һәм еламасын өчен террорчылар барысының да күз алларында бер кешене атып үтергән. Башта балаларны бәдрәфкә җибәрә торган булганнар. Алар анда су эчеп килә алган. Бүгенгә кадәр һәлак булганнарны искә алырга килүчеләр мәктәпкә үзләре белән берәр шешә су алып килә.

Ул көнне 14 яшьлек Борисның температурасы менгән булган. Аның бәдрәфкә барып җитәрлек көче калмаган.

"Террорчылар балаларның бәдрәфкә барганда су эчкәннәрен күргәч юынгычларны һәм су үткәргечләрне ватып җимерде. Балалар салган күлмәкләрен суда манчып алып килеп аннан тамган суны сыгып башкаларга эчертә иде."

Сугышчылар Чечнядән Русия гаскәрләрен чыгаруны таләп итте. Икенче көнне сөйләшүләр уңышка ирешмәгәч алар балаларны да бәдрәфкә җибәрми башлады.

Канлы күз яшьләре

Гуриева 3 сентябрь көнне спортзалда тып-тын иде дип искә ала. Ул үзе ул бу хәлнең нинди дә булса чишелешенә өмет иткән. Террорчылар түшәмгә атып тотыкларны куркытып торган. Көндезге бердән соң залда шартлау булган. Хәле булганнар торып йөгергән. Аларга ут ачылган.

"Сугышчылар мәктәптән качкан балаларга икенче каттан атты. Бер кызның көчкә колонка янына йөгереп барып җитеп су агызып эчә башлаганын күрдем. Снайпер аның аркасына атты", дип искә ала Гуриева.

Икенче шартлаудан соң мәктәпнең түбәсе җимерелгән. Әни кеше аңына килгәндә кызы Вера инде үлгән булган. Кызга 11 яшь иде.

Гуриева кызының үлгәч тә йөзендәге елмаюны, яңаклары буйлап канлы күз яшьләре акканын хәтерли
Гуриева кызының үлгәч тә йөзендәге елмаюны, яңаклары буйлап канлы күз яшьләре акканын хәтерли

Кызның өстендәге милли киемнең кисәкләреннән генә таныганнар. Борис эченә яраланып һәлак булган. Кеченә кызы Иринаны Гуриева чыгарып җибәргән, үзе улы янында калган, әмма аны чыгара алмаган, улы кулында үлгән. Аның үзенең дә кулы яраланган. Русиянең махсус көчләре мәктәпкә бәреп кергәндә Гуриева тәрәзәдән сикереп качкан.

"Мондый кайгыдан соң яшәүнең яңа мәгънәсен таба белергә кирәк. Юкса зиратка барырга да үз-үзеңә кул салырга гына кала. Безнең асылынып үлгән ирләр күп булды", ди Гуриева. Аның үзенең ире дә узган ел вафат булган.

"Үч алу теләге белән яшәде ирем. Яңадан элекке хәленә кайта алмады, эчә башлады. Шул бетерде дә аны", ди Гуриева.

"Яңа тормыш"

Фаҗигадан соң ике ай узгач Надежда Гуриева эшкә чыккан.

"Элек улым укыган сыйныфта беренче дәресем иде. Каршыма бер кыз йөгерә, "Надежда Ильинична, ярый әле кире кайттыгыз", дип куанып. "Борис та килдеме", ди. Ул чакта кемнең үлгәнен дә белеп бетермәдек әле. Ул көнне беренче дәресне кочаклашып елап үткәрдек", дип искә ала Гуриева.

Нык булырга аңа укытучы һөнәре дә ярдәм иткән.

"Укытучы һәм актерларның уртак сыйфатлары бар. Ошыймы ул сиңа, ошамыймы, йөрәгең сызлыймы, сызламыймы, торырга, чыгарга, дәрес үткәрергә кирәк. Мәктәптән тыш тагын өйләренә йөреп укыткан 10 балам бар иде. Ишекләрен шакып керер алдыннан тирән итеп сулыш алам да, елмаеп укытып чыга идем аларны. Икенче укучыга барганда елый-елый бара идем."

1нче санлы мәктәп каршында салынган яңасы капкасында "Яңа тормыш башлыйбыз!" дип язылган. Гуриева фикеренчә, тарихны онытырга ярамый.

"1нче санлы мәктәп ул – безнең тарих. Террор гамәле дә безнең тарих. Авыр, канлы, әмма безнеке ул. Һәм без аны хәтерлибез. Яңа мәктәпкә күчкәч без яңа тормыш башламадык, булганын дәвам итәбез", ди ана кеше.

XS
SM
MD
LG