Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:51

Башкортстанда яңа уку елы башланды


Уфаның 49нчы санлы мәктәбендә тәүге кыңгырау

Уфаның 49нчы санлы мәктәбендә тәүге кыңгырау

1 сентябрь Башкортстанның барлык мәктәпләрендә, көллиятләрдә, югары уку йортларында яңа уку елы башланды.

Республикадагы барлыгы 430 мең мәктәп укучысы һәм 74 мең студент өчен белем кыяларын кимерү чоры башланды. Беренче сыйныфка быел җәмгысе 46,5 мең бала укырга төште. Шул уңайдан барлык мәктәпләрдә тантаналы линейкалар, “Минем кече Ватаным” исемле тематик дәресләр узды. Аннан соң һәр мәктәп үзенчә бу көн уңаеннан чаралар уздырды.

Югары уку йортларының беренче курсларына 24,4 мең студент алынды. Быел да югары уку йортларына керергә теләүчеләр башка еллардагы дәрәҗәсендә булган. Мәсәлән, педагогия университетына барлыгы 8 мең гариза алынып, шуларның 2 меңе кабул ителгән. Уфа нефть техник университетына кабул ителгән 3231студентның 161е - ун чит илдән килеп укучылар.

Башкортстан җитәкчесе вазифасын башкаручы Рөстәм Хәмитов барлык укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын Белем көне белән котлады. Ул мәктәпләрнең матди-техник базасы елдан-ел ныгый баруын, электрон уку технологияләре керә башлавын ассызыклады. Бу көннең укырга төшүчеләр өчен генә түгел, ә барлык кешеләр өчен дә зур көн булуын билгеләде. 1 сентябрь Рөстәм Хәмитов Нуриман районының Кызыл Чишмә авылында яңа мәктәп ачу чарасында катнашты. Мортаза Рәхимов җитәкче булган елларда ел да дистәдән артык яңа мәктәп ачыла иде. Быел Башкортстанда барлыгы 2 меңнән артык мәктәп белем бирә.

Белем көнендә төрле чаралар да узды. Уфаның Ленин районында велосипедчы укучыларның тантаналы йөреше үтте. Һөнәр берлекләре ятим балалар өчен чаралар уздырды.

XS
SM
MD
LG