Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннар түшләренә республиканың үз тасмасын тагып чыкты

Русия гаскәрләре ярдәмендә Украинаның көнчыгышында сугышучы сепаратистлар тамгасына әверелгән Георгий тамгасы Русиядә киң тарала барганда, Татарстан җитәкчеләре түшләренә республиканың үз тасмасын тагып Суверенлык декларациясе кабул ителгән 30 август көнне башкала Казан буйлап төрле бәйрәм чараларына йөрде. Татарстан әләме төсләрендәге бу тасмаларга урысча "Наша Республика: гордимся и любим!" дип язылган иде. Мондый тасмалар түрәләрдә генә түгел, гади кешеләрнең, сәнгать әһелләренең, мәктәп укучыларының түшләрендә дә күренде.

XS
SM
MD
LG