Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "чит ил агенты" канунына үзгәрешләр әзерләнгән


"Мемориал" үзәге җитәкчесе Олег Орлов. Керешкә билгесез кешеләр "чит ил агенты" дигән тамга сугып киткән. 21 ноябрь 2012
"Мемориал" үзәге җитәкчесе Олег Орлов. Керешкә билгесез кешеләр "чит ил агенты" дигән тамга сугып киткән. 21 ноябрь 2012

Русия президентының кеше хокуклары шурасы хөкүмәттән тыш, коммерциясез оешмалар канунына үзгәреш әзерләгән. Ул "чит ил агенты" булып теркәлмәгән очракта җаваплылыкка тартмау турында.

Шура башлыгы Михаил Федотов "Коммерсант" газетына теркәлмәгән өчен җинаять һәм административ җаваплылыкка тарту артык, чөнки Русия юстиция министрлыгы июль аеннан мәҗбүри рәвештә "чит ил агенты" исемлегенә үзе дә кертә ала, дип белдерде.

2012 елда чит илләрдән финансланучы һәм сәясәт белән шөгыльләнүче хөкүмәттән тыш оешмалар юстиция министрлыгында "чит ил агенты" буларак теркәлергә тиеш дигән канун кабул ителде. Июль аенда юстиция министрлыгы исемлеккә көчләп кертү хокукы алды.

Хәзер бу исемлектә 13 оешма, алар арасында "Голос" һәм "Агора" ассоциацияләре, Костромадагы иҗтимагый инициативаларга булышу үзәге, "Дон хатын-кызлар берлеге", "Җәмәгатьчелек вердикты" фонды, "Мемориал" хокук яклау үзәге, "Петербур солдат аналары" оешмасы да бар.

XS
SM
MD
LG