Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия думасы депутаты Ходорковский сайтын бикләүне таләп итә"


Михаил Ходорковский
Михаил Ходорковский

Русия думасы депутаты Михаил Дегтярев ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковскийның сайтын ябуны таләп итә. Бу хакта "Известия" газеты яза.

Депутат Роскомнадзорга җибәргән үтенечендә, Ходорковский язганнарны тикшереп, "Русиядә бу сайтны бикләү өчен чаралар күрүне сорый. Аның фикеренчә, Ходорковский соңгы язмаларының берсендә "күп кеше катнашкан тәртипсезлекләргә, экстремист эшчәнлек алып барырга, рөхсәт ителмәгән чараларда катнашырга чакырган".

Ходорковский "Без Украина белән сугышабыз. Чынлап торып. Анда солдатлар һәм техника җибәрәбез" дип язган иде. Ул русияләрне протест чараларына чакырды.

Узган елның 20 декабрендә Русия президенты Владимир Путин Михаил Ходорковскийны ярлыкау турында фәрман имзалады. Шул ук көнне 10 ел ябылуда булган Ходорковский Карелиядәге төрмәдән Берлинга китерелде. Соңрак ул Швейцариядә даими яшәү рөхсәте алды.

XS
SM
MD
LG