Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Германиянең Русиядәге илчесе белән очрашты


Рюдигер фон Фрич (c) һәм Рөстәм Миңнеханов
Рюдигер фон Фрич (c) һәм Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русиядәге Германия илчесе Рюдигер фон Фрич һәм Германиянең эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты.

Илче Казанга Германия-Русия яңа технологияләр институтын ачарга килде. Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан икътисадның төрле тармакларында Германия белән хезмәттәшлек итә.

"Без Германия-Русиянең югары технологияләр институтына зур өметләр баглыйбыз", диде Миңнеханов. Аның фикеренчә, бу уку йорты студентларга техник белгечлек алырга мөмкинлек тудырачак.

Германия илчесе бу югары уку йорты турында "монда укучы студентлар яңа хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре булдыруга, эшлекле багланышларны ныгытырга ярдәм итәчәк" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG