Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сакчылар Путинны күрергә теләгән инвалид татар кызының кулын авырттырган


Динара Мөхетдинова
Динара Мөхетдинова

31 августта Чиләбедә узган халыкара дзюдо чемпионаты күңелсез вакыйга белән тәмамланган. Русия президенты Владимир Путинга документлар тапшырырга теләгән инвалид арбасында йөрүче кыз һәм әтисен сакчылар тоткарлаган һәм залдан чыгарып җибәреп полициягә китергән.

Беренче группа инвалиды Динара Мөхетдинова әтисе Габидулла белән Владимир Путинны күрер өчен махсус чемпионатка килгәннәр.

“Шундый нык куркыныч иде! Без әти белән Путинга мөрәҗәгать итмәкче идек. Президентның сакчылары янына бардык та, “үтсәк ярыймы” дип сорадык. Безгә рөхсәт бирмәделәр”, дип сөйләде Азатлыкка Динара.

“Шуннан соң мине әти инвалид арбасында килеш Путинга таба этеп алып китте. Безне куып тоттылар, арбаны җилтерәтә башладылар. Соңыннан полиция бүлегенә алып киттеләр. Анда дүрт сәгать тоттылар. Мине хәтта бәдрәфкә конвой белән алып бардылар”, ди Динара.

Тоткарлау вакытында инвалид кызның кулын авырттырганнар.

Динара Мөхетдинова президентка Чиләбедә инвалидлар өчен уңайлы мохит тудыру һәм белем алу турында документлар тапшырмакчы булган.

Конституциянең 33нче маддәсенә күрә ватандашлар дәүләт органнарына һәм президентка шәхсән мөрәҗәгать итә ала

“Башта инвалидлар утыра торган урыннан читләтеп президентка таба барырга булдык. Ләкин сакчылар юлны бүлде. Соңыннан безнең көрәшчеләр һәм япон спортчылары ярышканда, тәнәфес вакытында без турыдан Путинга таба чыгарга теләдек. Безне янәдән тоттылар. Арба егыла язды. Динараның кулы әле дә авырта”, дип сөйли Габидулла әфәнде URA.RU-га.

"Конституциянең 33нче маддәсенә күрә ватандашлар дәүләт органнарына һәм димәк президентка да шәхсән мөрәҗәгать итә ала”, дип сөйли кызның әтисе Габидулла Мөхетдинов.

Аның сүзләренчә, президентка рөхсәтсез үтү очрагы сакчыларны нык борчыган һәм дулкынландырган. “Полиция бүлегендә хәтта бер майор мине “пәри” (черт) дип атады”, диде Динараның әтисе.

Динараны полиция алып киткән чак
Динараны полиция алып киткән чак

Динара Мөхетдинова Чиләбедә танылган җәмәгать эшлеклесе булып тора. Быел ул Селигер лагерена барып, анда Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев белән очрашкан һәм Ингушетия башлыгы Юныс-бәк Евкуров белән танышкан. Селигерга да, Мәскәүгә укырга да, Евкуровка кунакка да Динара әтисе белән иске “Ока” машинасында йөри. Евкуров ярдәме белән алар машинага яңа тәгәрмәчләр алганнар.

“Ингушетиядә кешеләр ничектер йомшаграк, мәрхәмәтлерәк”, дип сөйли Динара. “Урамда инвалид арбасын күргәч, үтеп баручылар гел ярдәм итәргә ашыгалар. Кызганыч, безнең илдә андый мөнәсәбәт юк”, ди ул.

Путинга дигән документлар кызганычка каршы президентка барып җитмәгән. Тикшергәннән соң полиция пакетны Мөхетдиновларга кире кайтарган.

XS
SM
MD
LG