Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:57

Айгөл Гыймранова язмасын укып чыктым да, баланы мәктәпкә әзерләүгә киткән чыгымнарны санарга тотындым. Күп әйберләрнең бәяләрен хәтерләмим икән. Истә калмагач, димәк, баланы мәктәпкә әзерләү финанс яктан авыр булмаган. Шулай да булган кадәрлесен искә төшереп, язарга булдым.

Шунысын да искәртим, мин әйбер алырга дип, кибеткә йөрүчеләрдән түгел. Эшем интернет белән бәйле булганга, мин интернетның мөмкинлекләрен аркылыга-буйга өйрәнгән кеше, шуңа шопингны да күп очракта интернеттагыны кулай күрәм – бу вакытны да, акчаны да янга калдыра торган ысул. Мин язган бәяләр реаль кибеттәге бәяләр белән туры килмәскә дә мөмкин.

Минем ике укучы балам бар, олысы бишенче сыйныфка күчте, кечесе икенчегә. Уку елы башына әзер булырга тиешле стандарт комплект – кием, букча, уку кирәк-яраклары – былтыргы уку елында ук алып куелган иде.

Кием

Улыма кәчтүм-чалбарны очраклы рәвештә район кибетендә күреп алдым һәм 2200 сум түләп, алып та куйдым. Уку елы ахырында сатып алучылар күп булмагач, сатучы кәчтүмнәргә бәяне төшергән булган, мин шундый “акция” вакытына эләктем. Стандарт бәяләр исә 3500 сумнан башлана дип беләм.

Кызыма исә мәктәп формасын мәктәп тәкъдим иткән ательеда тектердек. Ләкин, мөмкин булган аңлашылмаучанлыкны кисәтү өчен, ассызыклыйсым килә – минем балалар укый торган мәктәптә мәҗбүри рәвештә форма тектерү юк. Телисең икән, ательега барасың, теләмисең икән – үзең эзләп табып сатып аласың. Безне исә ательеның бәяләре дә, тукыма сыйфаты да, төсе дә, моделе дә канәгатьләндерде. Блузка өстеннән киелә торган сарафан 1700 сумга төште.

Моннан тыш, улыма ике ак күлмәк, кызыма дүрт озын җиңле блузка, бер кыска җиңле блузка алдык. Безнең як климаты бик үзгәрүчән, ә балалар киемне тиз туздыручан, бу киемнәр, һичшиксез, барысы да кирәк булачак. Күлмәк һәм блузкалар Төркиянең бер интернет-кибетеннән кайтартылды, гомуми бәясе – 1200 сум.

Аяк киемнәре шулай ул интернет-кибетләрдән алынды. Улымның күн ботинкасы 600 сумга төште, кызымның түфлиләре – 400 сумга.

Русиядә ел әйләнәсенә ничә төрле куртка һәм аяк киеме кирәк булуын күз алдына китерәсездер, анысын монда язып тормыйм. Шунысын гына әйтим – үсмерләр яшенә һәм буена җиткән балаларга кием салымның бәясе олыларныкыннан калышмый.

Уку кирәк-яраклары

Ике букчаның гомуми бәясе 1200 сум булды. Берсен Кытайдан интернет аша сатып алдык, икенчесен Төркиядән алып кайттым.

Дәфтәр-каләмнәрнең бәясе, без үскәндәге кебек үк, бик түбән. 12 битле дәфтәр, мәсәлән, Ашан кибетендә 2 сум тора. Каләмнәрне дә шушы бәядән алып була. Без балаларны матур-ялтыравык уку әсбаплары белән иркәләү яклы түгел, шуңа иң гадиләрен алдык.

Айгөл балаларның мәктәптә каләм белән язулары турында әйткән. Бездә элеккечә кара белән язалар һәм, ялгышсалар, сызып төзәтәләр. Былтыр улым карасы ластик белән бетә торган ручка алдыртты. Бер атна укыгач, укытучысы күргән бит! “Синең ластик әллә ручка белән дә язганны бетерә аламы?” – дип сораган. Улым да, мин дә мондый хәрәмләшү өчен бик оялдык һәм моннан ары хәйләләмәскә кирәк дигән фикергә килдек. Уку гадел булырга тиеш.

Инде дәреслекләргә күчик. Балаларның мәктәптә укуларына бишенче ел китте, бер дәреслекне дә сатып алмадык, һәммәсен мәктәп тарата. Без гади дәфтәрләр һәм махсус эш дәфтәрләре сатып алабыз. Эш дәфтәрләрендә тестлар, контроль эш формалары басыла, алар дәрестә уңайлы. Эш дәфтәрләрен сатып алмасаң да була (беркем дә мәҗбүр итми), әмма ул очракта биремнәрне гади дәфтәргә төшерәсе булачак, ә бу вакыт таләп итә. Шуңа безнең сыйныф ата-аналары эш дәфтәрләрен күмәкләшеп (оптом) сатып алырга дигән фикергә килде, аны ата-аналар комитеты әгъзалары китап кибетеннән юнәтте. Инде бишенче ел шулай укыйбыз, шуңа кайбер кешеләрдән мәктәптә бездән дәреслекләр өчен акча җыйдылар дип зарлануларын ишетү миңа сәер тоела. Безнең мәктәп үзгәме, әллә аларныкымы?

Ашату

Мәктәптә ашату бар. Кирәк булган очракта ике тапкыр ашатырга да мөмкиннәр, мәсәлән, иртәнге һәм төшке ашны. Һәр баланың электрон картасы бар, ата-аналар шул картаның балансын “тутыра”. Мәктәптә наличка җыю юк хәзер, карта чыгару укытучыларның да хәлен җиңеләйткән дип уйлыйм.

Бер ашау (комплексный төшке аш), ялгышмасам, 40 сум тирәсе тора. Баланың нәрсә ашаганын махсус сайттан карап бара аласың, меню көн саен басыла. Беренче вакытларда күзәтә идем, хәзер кереп караганым юк, инандым – балаларны мәктәптә яхшы ашаталар: ит я балык ризыклары көн саен бирелә, шуңа өстәп камыр ризыгы, компот я чәй, татлы ризык, җиләк-җимеш тә бирәләр.

Бәйрәмнәр

Без дөрес мәктәпкә эләктек ахрысы. Күрше тирә дә, дуслар да һәммәсе үз мәктәпләрендәге акча җыюлардан зарлана. Берәүләр башлангычтан чыгарылыш кичәсенә дип, әллә 5000 җыйганнар. Укытучыларына әллә-нинди кыйммәтле бүләкләр таратканнар, балаларын ресторанда сыйлаганнар. Улымның да былтыр башлангычтан чыгарылыш кичәсе булды. Укытучыбыз беренче җыелышта ук әйтеп куйды – рестораннарга бармыйбыз, класста гына бәйрәм үткәрәбез, кызларга әллә-нинди кыйммәтле күлмәкләр алып акча туздырмагыз, мәктәп формасыннан киләләр, һөнәрләрен күрсәтәләр, бәйрәм шундый була, диде. Инде бәйрәм үтте – әйтә алам: ихлас чара өчен акча мәҗбүри түгел икән бит! Һәр ата-ана 4 ел буе нарасыйларын укыткан мөгаллимнәргә рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләме белән килде, котлаштык, елаштык. Әлбәттә, ата-аналар исеменнән укытучыларга һәм балаларга бүләкләр дә булды, әмма алар символик бүләкләр иде. Күлмәк бәйрәме булмады, балалар мәктәп формасыннан да бик матур. Миңа калса, күп очракта ата-аналар үзләре артыгын кыланалар да, аннары... мәктәптән зарланалар. Мәктәп мәҗбүри итәдер дип уйламыйм.

Ел әйләнәсе минем балалар укый торган сыйныфларда берничә бәйрәм үтә. Беренчедән, туган көннәр белән котлашалар. Ата-аналар исеменнән балаларга бүләк бирелә – гадәттә, китап. Бүләкнең бәясе 100 сумнан артмый.

Моннан тыш, һәр җирдәге кебек үк, 23 февраль һәм 8 март бар. Бүләкләрне шулай ук ата-аналар юнәтә, балалар үзләре дә хезмәт дәресләрендә бер-берләренә бүләкләр ясыйлар.

Матур бәйрәмнәрдә укытучыларга чәчәк бәйләме бирәбез һәм моны зур чыгымга санамыйбыз.

Өстәмә чыгымнар

Ел әйләнәсе чыгымнар булмый дип әйтә алмыйм, әлбәттә. Төрле чак була. Сыйныфны көйләү өчен акчаның кирәк булган чагы була. Моның өчен ата-аналар белән ел башында килешеп, бераз акча җыешабыз (1500 сум тирәсе). Бирмәгәне бирми, аны моның өчен мәктәптән куып чыгармыйлар. Укытучылар ата-аналарның күпме җыешканын белмәскә дә мөмкиннәр.

Нинди чыгымнармы? Балаларның эчәренә класста кулер белән су торсын дип, ата-аналар су сатып алу турында килештеләр. Тәрәзәдән бераз өрә, ябештерергә кирәк икән – нишләп килмәскә, үз балаң өчен бит! Кирәк икән, тәрәзә буяу авыр эшме? Аны зурлап сөйләү кирәкме? Баланы мәктәптә укыту ул мәктәпнең һәм укытучының гына бурычы түгел, ата-аналар да мөмкин кадәр өлеш кертсәләр, үзләренә дә күңелле, балаларга да файда. Шунысын да әйтим, ни эшләсәк тә, элегә сыйныф эчендә генә эшләдек. Коридорны да буярга кирәк, ишекләрне алыштырырга кирәк, түбәне ябарга кирәк дип, акча сораучы булмады. Нинди акчага ясаладыр – ел саен мәктәпкә берәр үзгәреш кертелә, яңартыла, матур үзе.

P.S Дөресен генә әйткәндә, балалар мәктәптә укый башлагач, ирем белән җиңел сулап куйдык. Чөнки, балалар бакчасында тарыган чыгымнарыбыз белән чагыштырганда, мәктәптәгеләр исәпкә алырлык та түгел.

Алсу Исмәгыйлева, ике бала әнисе, Казан

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG