Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ашыгыч ярдәм табиблары ачлык игълан итәргә җыена


Уфаның ашыгыч ярдәм табиблары, хезмәт хаклары аз булганга, ачлык игълан итәргә җыена. Алты кеше ачлык игълан итәчәген белдергән. Һөнәр берлеге утырышында әлеге карарга килгәннәр.

Табиблар сөйләвенчә, хезмәт хаклары бик аз булганга, ашыгыч ярдәм күрсәтүче төркемнәрдә эшләүчеләр җитми, шуңа күрә тиешеннән артык эшләргә туры килә. Табибларның таләпләре арасында төнге чакырулар өчен өстәмә түләүне кайтару да бар.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Александр Афанасьев төнлә эшләгән өчен проблемнар булуын таный. Ул бөтен сораулар да якын арада хәл ителер дип белдерә.

Уфаның ашыгыч ярдәм станциясе баш табибы Марат Җиһаншин Азатлыкка ачлык игълан ителәчәк дигән хәбәрне җирле вакыт белән 14 сәгатьтә генә ишетүен әйтте. Аның сүзләренчә, хәзер шәһәрдә табибларның ике төрле һөнәр берлеге бар. Берсе электән килгән оешма, ә икенчесе - бәйсез һәм ул "Действия" дип атала, ул күптән түгел генә оешкан. "Бәлки, аларның да ниндидер эшләр алып барырга хокуклары бардыр", ди Җиһаншин, ачлык чарасын "Действия" оештыруны күз алдында тотып.

Аның сүзләренчә, төнлә эшләгән өчен түләүләр август аенда хәл ителгән һәм түләнә башлаган.

Бу хәлгә кадәр Уфаның ашыгыч ярдәм станциясендә булган тикшерү бюджет акчаларын тиешле максатларда тотмау һәм канун бозып хезмәт хакы түләүне ачыклаган иде.

XS
SM
MD
LG