Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ БМОда террорга каршы резолюция белән чыгарга җыена


"Ислам дәүләте" сугышчылары Гыйрактан Езиди азчылыгы вәкилләрен куа.
"Ислам дәүләте" сугышчылары Гыйрактан Езиди азчылыгы вәкилләрен куа.

Кушма Штатлар, чит илләрнең ватандашлары террор эшчәнлектә катнашмасын өчен, дөнья илләрен аерым чаралар күрергә чакырырга җыена. БМО Иминлек шурасының 25 сентябрь көнне үтәчәк утырышында АКШ президенты Барак Обама бу резолюцияне тәкъдим итәчәк. Бу хакта чәршәмбе АКШның БМОдагы даими вәкиле Саманта Пауэр белдерде.

"Бу утырышта рәислек итәчәк президент үзнең тәкъдимен шураның бөтен әгъзалары да хуплар дип өметләнә", диде Пауэр. Аның сүзләренчә, Сүриядә һәм Гыйракта чит илләрдән килгән кораллы сугышчылар "коточкыч вәхшилекләр" кыла. Алар анда нык радикальләшә һәм илләренә кайткач вадандашлары өчен дә куркыныч тудыра башлый.

Обама тәкъдим итәчәк чаралар арасында төрле илләрнең күзләү мәгълүматларын алмашуны көчәйтү һәм экстремизм пропагандасына каршы тору өчен шартлар тудыру да бар.

АКШның рәсми мәгълүматларына күрә, Гыйрак һәм Сүриядәге террор оешмалар 12 мең чит ил кешесен үз сафларына җәлеп иткән.

Соңгы ике атна эчендә "Ислам дәүләте" төркеме АКШның ике журналистының башын кисте.

XS
SM
MD
LG