Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:33

Карелиядә фин-угыр халыкларының III җыены тәмамлана


Карелия башкаласы Петрозаводскида 3-4 сентябрь көннәрендә фин-угыр халыкларына багышланган III Халыкара конференция узды. Беренче ике шундый җыен Мордовиядә үткән иде. Ике конгресс арасында уздырыла торган бу җыен чираттагы корылтайга әзерлек буларак оештырыла.

Конференциягә Русия, Маҗарстан, Финляндия, Эстония һәм Норвегиядән 150ләп белгеч килде. Җыенда яңгыраган тәкъдимнәр һәм фикерләрне БМОның асыл милләтләр комитеты белгечләре үз эшләрендә кулланачак. Фин-угыр халыкларының чираттагы корылтае Финляндиянең Лахти шәһәрендә 2016 елның 13-15 июнь көннәрендә үтәчәк.

"Финляндия фин-угыр дөньясы белән элемтәне саклаячак. Без икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә һәртөрле хезмәттәшлеккә әзер", диде җыенда чыгыш ясап Финляндиянең Петербурдагы илчелегенең Петрозаводски бүлеге башлыгы Туомас Киннунен.

Русиядәге фин-угыр халыклары вәкилләре үз оешмаларының нәтиҗәле эшләве һәм уңышлы мәгариф проектлары турында сөйләгәннән соң Норвегиядән килгән квен милләте вәкиле илнең төньягында яшәүче үз халкының телне һәм милли үзенчәлеген тулысынча диярлек югалтканы турында борчылып чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Норвегиядә фин-угыр гаиләсенә кергән 15 меңләп квен калган, алар арасында телне белүчеләр бер мең кешедән артмый. Гаиләдә балалары белән ана телендә сөйләшүчеләр юк, диде Норвегиядән килгән Сэппола Бьернара.

Русиядә фин-угыр халыкларының Идел буе һәм Гомумрусия мәдәни үзәкләре бар, дип хәбәр итә "Финноугория" сәхифәсе.

XS
SM
MD
LG