Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә? (3)


Лилия Сөнгатуллина уллары белән
Лилия Сөнгатуллина уллары белән

Быел 1 сентябрь бик матур килде. Кояшлы көн, бераз җиләс. Мәктәп формасы, кәчтүм-чалбарга төренеп килгән бала-чагага линейкада басып торырга эссе булмады. Безнең балачактагы ак алъяпкычлы мәктәп формасы мәктәпләргә былтырларын ук кире әйләнеп кайтты. Бөтен кыз балалар элеккечә сәвит формаларын киеп йөри, малайлар сорырак төстәге кәчтүм-чалбардан.

Мәктәпкә фәлән атна алдан бөртекләп әзерләнеп утырдык дип әйтә алмыйм. Бала-чага җәй буе лагерьда ял итте, аннары августта әбиләрендә булдылар. Балаларны беренче сыйныфка җыйганда гына дулкынланып калтырыйсың, хәзер ияләшә башладык бит инде. Безнең Бәхтияр – дүртенчегә, Чыңгыз – өченчегә китте. Әле укуга кереп китә алмыйлар, мәктәптән кайту белән, сәпиткә атланып, урамга чыгып таю ягын карыйлар. Шулай да кичә Чыңгыз йокларга ятар алдыннан инша язып маташа иде, җәйне ничек уздыруы турында. Мин детальләргә кереп тормадым, чөнки беләм – хәзергә файдасыз, атна-ун көнсез укуга ныклап кереп китә алмаячаклар барыбер.

Мәктәпкә җыю ничә сумга төште? Казанда, ни дисәгез дә, кибет-сәүдә үзәкләрендә сезон вакытында бәяләр бик кыйбат. Әйтик, Чыңгызга инде ике ел элек үк кәчтүм-чалбарны 2,5 мең сумга алган идек. Быел, мәктәпкә әзерлек 30 август көнне башланды безнең. Балаларны авылдан алып килешли, Чаллы базарына сугылып чыккан идек. Бөтен нәрсәне шунда җыйдык та чыктык. Берсенә кәчтүм-чалбарны 1,5 мең сумга, икенчесенә 1,6 сумга алдык. Бишйөзәр тәңкәлек кроссовкилар (сыйфаты миңа ошады) ,түфлиләр меңешәр тәңкәлек, икенче аяк киеменә түфлиләр 650 тәңкәлек. Спорт киемнәре, футболка-мазар алып маташмадык – алары өйдә бик күп. Ак күлмәкләр алмадык, былтыргысы таман. 300 тәңкәлек соры күлмәк, 200әр тәңкәлек галстук. Төсләрен үзләре сайлады. Чыңгыз – буй-буй зәңгәрсу, Бәхтияр – сартылт-көрән. Матур, уңайлы галстуклар. Сүз уңаеннан, нәкъ шуны ук Казанда 3 ел элек 250 сумга алганымны төгәл хәтерлим! Кыйммәт Казанда. Чаллыда очсыз дигәннәр иде, хак икән. Тагын ни алдык ул базарда? Бетте бугай.

Шуннан соң киттек Эссен дигән сәүдә үзәгенә. Вак-төяк кирәк-яракны алып, мәктәпкә әзерләнү дигән нәрсәгә нокта куяр өчен. Сумка аласы юк, чөнки сумкалары әле менә дигән. Ике ел элек берсенә 3 меңгә, икенчесе 4,5 меңгә алган идек Казанда. Дөп-дөрес итеп ясалган сумкалар.

Эссенда арба алдык та, ни кирәк тутырыгыз, дидем. Артык әллә ни кирәк тә түгел инде. Ниләр арбага очты? Берничә дистә дәфтәр алынды, буйлы, шакмаклы, берсе-берсе 2 сум 50 тиен иде бугай. Төсле картон, төсле кәгазь 15-20 сумнар, көндәлекләр 35әр тәңкәдән. Кирәк-ярак тутыра торган папкалар, йөзәр тәңкәдән. Циркуль җыелмасы, 120 сум идеме шунда, төгәл хәтерләмим, шул тирә. Безгә ошаган пенал табылмады. Уйлый торгач, башка еллардан калган бөтен кирәк-яракларның да өйдә барлыгы ачыкланды да, уенчыклар киштәсенә таба каера башладылар. Ручка-каләм, бозгыч ише нәрсәләрне мин дистәләп, пачкасы белән алып куярга тырышам, кибеттә алар белән вакланып утырырга яратмыйм. Шуңа күрә бу юлы да аларны карап маташмадык. Өстәвенә, безгә ошый торган bic ручкасы Эссенда бөтенләй күренмәде. Гомумән, вак-төякне үзләренә сатып алырга рөхсәт итәм, ел барышында. Мәктәптән кайтышлый юллары барыбер шул канцтовары кибете аша бит. Үзләренә ни кирәк, ала белергә өйрәнсеннәр өчен.

Мәктәпкә әзерлек шуның белән тәмамланды дисәм, өйгә кайткач, чәчләрен алдым, фотоаппаратны зарядкага куйдым. Аннары икенче көнне хризантема чәчәкләре алып керделәр, бер бәйләме 150әр сумнан. Икесенә 300 сум димәк.

Безнекеләр "Перспектива" дигән програм буенча укыйлар, аны Мәгариф министрыгы 2006 еллар тирәсендә кабул итте бугай. Петерсон математикасы, ОКМ (окружающий мир) , технология – барысы да шул програм буенча. Күпчелек фәннәрдән күңелле генә эш дәфтәрләре бар, аларны ата-ана сатып ала, ә дәреслекләрен китапханәдән бирәләр. Эш дәфтәрләре җыелмасын былтыр ук сатып алып куйган идек, сыйныф белән бергә. Бер җыелма 1000 сум тирәсенә төшә. Шул эш дәфтәрендә Бәхтияр гади каләм белән язып утырганын күргәч, башта аптыраган идем, ник ручка белән язмыйсыз дип. Укытучы шулай кушты, дөрес булмаса, бетереп, дөресләп язып булсын өчен диде. Менә бит ничек икән хәзер! Айгөл әйтмешли, чыннан да, “бетте баш” иде бит безнең заманда, ручканы бозгыч белән бетерергә азапланып, дәфтәр бите тишелеп чыккан чаклар да аз булмады.

Бәхтиярнең сыйныфында 14 укучы, Чыңгызлар унау. Уч төбендә шикелле, барысына да игътибар тия, татар сыйныфы. 30 кешелек сыйныфта укуларын күз алдына да китерә алмыйм. Кеше артык күп булырга тиеш түгел дип исәплим. Укулары әйбәт бара, Бәхтиярнең урыс теленнән генә “4”ле, калганы – “5”, Чыңгызның “4”ләре дүртәү. Хәзер бала-чагага сүз әйтеп булмый, “Билгеләр мөһим түгел, иң мөһиме – тормыш, чын кеше булу, шулай бит, әни?” дип җиффәрәләр. Бу җөмләне алар ялгышып “3”ле, хәтта “2”ле эләктереп кайткан көнне ешрак кабатлый. Нормаль, хәйләкәррәк татар малайлары инде, кыскасы!

Укулар башланып китте, барлык укучыларга тел ачкычлары, әти-әниләргә – сабырлык, барыбызга да сәламәтлек кенә теләп калам. Чыгымнарның күпме булуы мөһим түгел бит, безнең малайлар әйтмешли, иң мөһиме – тормыш, чын кеше булып үсүләре.

Лилия Сөнгатуллина

XS
SM
MD
LG