Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:13

Казанда Якупов укулары үтте


Чараның ачылышы, сулдан уңга: Җәлил Фазлыев, Русия ислам университеты җитәкчесе Рафыйк Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

Чараның ачылышы, сулдан уңга: Җәлил Фазлыев, Русия ислам университеты җитәкчесе Рафыйк Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

4 сентябрьдә Русия Ислам университетында III Якупов укулары оештырылды.

Укулар 2012 елда террор һөҗүме нәтиҗәсендә вафат булган Вәлиулла хәзрәт Якупов истәлегенә багышланып, фәнни-гамәли җыен буларак үткәрелә. Быел аның өченчесе үтте. Чарада татар, ислам дөньясына багышланган фәнни чыгышлар ясалды.

Җыенны ачу өлешендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Вәлиулла Якуповны искә алып, аның эшчәнлегенә бәя бирү ул эшчәнлеген башлаган чорны, 1990нчы елларда республикадагы вазгыятьне исәпкә алу белән бергә булырга тиеш дип басым ясады.

"Вәлиулла хәзрәтнең эшчәнлегенә бәя бирер өчен ул эшли башлаган чорны күз алдына китерергә кирәк. 1988 елны мин балалар укыта башладым, бернинди әсбәп тә, дәреслек тә юк иде. Бернәрсә юк, нәзарәт Уфада. Бүгенге көндә мөфти хәзрәтләр районнарга килеп, җаегыз кайчан килә диеп, имамнарны җыеп, шәһәдәтнамә бирәләр.

Мин шәһәдәтнамә алыр өчен Уфага бардым, анда ике кич йокладым, чиратлар торып, имтиханнар биреп, 1990 елда шәһәдәтнамә алып кайттым. Менә шул заманны күз алдына китерергә кирәк. Менә шушындый юк вакытта ул эшен нольдән башлады. Әлбәттә, без бөтенебез дә хаталы. Гаеп итүчеләр дә бар аны", дип сөйләде Җәлил хәзрәт.

Җәлил хәзрәт Вәлиулла Якуповның татар мөселман мирасы мәсьәләсенә соң булса да игътибар юнәлтүен искәртте.

"Ач кеше нинди ризык күрсә, шуңа ташлана, аңа тамак туйдырырга кирәк, менә безгә 1986-88 елларда дин иреге бирелде, безнең халык нәкъ ач кеше шикелле, кем нәрсә күрсә, шуңа ташланды, кем-кемгә ияреп китте, кемгә нәрсә ошады, кемгә кайсы юнәлеш ошады.

Әмма ул вакытта үзебезнең ата-бабаларыбызның ислам динендәге меңъеллык тарихы, бөтен дөнья соклана торган галимнәре булган халкыбыз ничектер онытылып калды. Вәлиулла хәзрәт менә шуның фаҗигале ягын соңга таба булса да аңлады", дип сөйләде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

XS
SM
MD
LG