Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор Украинаның кондитер таварларын кертүне тыйды


"Рошен" ширкәте таварларын кертү узган ел тыелган иде
"Рошен" ширкәте таварларын кертү узган ел тыелган иде

Роспотребнадзор 5 сентябрьдән Украинаның кондитер таварларын кертүне тыйды. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәте хәбәр итә.

Украинаның "АВК" һәм "Конти" ширкәтләре үзләренең таварларын дөрес тамгаламаганга бу тыю кертелә дип хәбәр ителә. Украина президенты Петр Порошенконың "Рошен" ширкәте таварларын кертү узган ел тыелган иде. Ул вакытта Роспотребнадзор җитештерелгән әйберләрнең сыйфатыннан гаеп тапты.

Июль ахырында Русия Украинадан күпләгән таварларны, шул исәптән яшелчә һәм балык консервларын, сөт ризыкларын һәм спиртлы эчемлекләрне, кертми башлады.

Күптән түгел генә Русия аннексияләгән Кырым хакимияте Русия җитәкчелегенннән Украинадан авыл хуҗалыгы таварларын кертүгә рөхсәт сорады. Ярымутрау үзен сөт ризыклары, шикәр, көнбагыш мае, шулай ук бәрәңге белән тәэмин итә алмый, ә Русиядән килә торган җитәрлек түгел, дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG