Accessibility links

Кайнар хәбәр

21 сентябрьгә билгеләнгән "Тынычлык маршы" оппозицияне берләштерде


15 мартта Мәскәүдә үткән "Тынычлык маршы"
15 мартта Мәскәүдә үткән "Тынычлык маршы"

Оппозиция Мәскәүдә 21 сентябрьдә сугышка каршы "Гомумрусия тынычлык маршы" үткәрергә җыена.

РПР-ПАРНАС фиркасе рәистәше Борис Немцов сүзләренчә, оппозиция шундый ук чараларны Екатеринбур, Новосибирски һәм башка шәһәрләрдә дә үткәрергә җыена.

Бу чарада оппозициядәге бөтен либераль фиркаләр: "Яблоко", РПР-ПАРНАС, Прогресс фиркасе, "Яшелләр альянсы", теркәлмәгән 5 декабрь фиркасе, "Солидарность" хәрәкәте һәм башкалар да катнашачакларын белдерде.

Борис Немцов бу чараның таләбе Русиянең агрессив тышкы сәясәтенә каршы һәм Украинаның көньяк-кынчыгышында кан коюны туктату булачак дип белдерде.

Оештыручылар 50 меңгә кадәр кеше катнашачак бу чара өчен дүшәмбе Мәскәү хакимиятенә рөхсәт сорау кәгазе тапшырырга җыена.

15 мартта Мәскәүдә Русиянең Украина эшләренә хәрби тыкшынуны туктату һәм бәйсез мәгълүмат чараларын яклау таләбе белән үтккән "Тынычлык маршы"нда 50 меңнән 70 меңгә кадәр кеше катнашты дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG