Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада сайлауларны күзәтү штабы төзелде


Уфада сайлау алды шигаре
Уфада сайлау алды шигаре

5 сентябрь Уфада бер төркем җәмәгатьчелек оешмалары һәм фирка бүлекчәләре вәкилләренең уртак утырышында сайлауларны күзәтү штабы төзелде.

Башкортстанда сайлаулар якынлашкан саен җәмәгатьчелек оешмаларында сүлпән генә булса да, хәрәкәт күзәтелә башлады: җәмәгатьчелек оешмалары һәм фирка бүлекчәләренең сайлауларны күзәтү штабы эшли башлады. Әлеге штабны "Халык ихтыяры", "Кеше һәм ватандашларның хокуклары өчен" оешмалары, башкорт оешмаларыннан: "Күк бүре", "Җыен", "Актамыр", "Башкорт аксакаллары", фиркаләрдән: "Гадел Русия", "Русия халык идарәсе фиркасе", "СССРда туганнар" һәм "Яблоко" фиркасе бүлекчәләре катнашкан иде. Чарада шулай ук бердәнбер татар җәмәгатьчелек оешмасыннан – ТИҮдән дә вәкилләр булган иде.

Әлеге штабның икенче утырышында сайлаулар уңаеннан резолюция кабул ителде. Анда Башкортстанда узган сайлауларның һәрвакыт канун бозып, хәрәмләшү-фальсификацияләр белән үтүе билгеләнә.

14 сентябрь узачак сайлауларда катнашып, андагы канун бозуларны теркәп барырга чакырыла. Сайлауларны күзәтү штабы сайлау вакытында бер кешенең берничә тапкыр тавыш бирүен, бер кулдан берничә бюллетень ташлатулар кебек хәрәмләшүләрне тотарга, видеога һәм фотога төшереп мәхкәмәгә бирергә ярдәм итәргә чакыра. Штаб шулай ук сайлауларда катнашучыларның санын да алырга җыена. Шуның белән азак игълан ителәчәк саннарны чагыштырып, шулай ук мәхкәмәләшер өчен нигез әзерләнәчәк.

Әлеге штабны элегрәк коммунистлар, аннан Русиянең “Курсом правды и единения” фиркаләре бүлекчәләрендә эшләп алган Ринат Үтәшев җитәкли. Утырышта сайлауларны бойкотлау кирәклеген күтәрүчеләр булса да, Русия кануннарының катылануын телгә алып, андый кискен адымга бармаска булдылар.

Ринат Үтәшев: "Сайлаучыларның активлыгы бик түбән. Аларның 50% килүе чынбарлыкка туры килмәячәк. Мажоритар сайлау тәртибе буенча 50+1 сайлаучы тавыш биргән намзәт җиңә. Моңа ирешү мөмкин түгел. Шуңа барлык ресурсларның төрле юллар белән “тавыш ясаячагын” көтәргә кирәк. Ә без, үз чиратыбызда, аларны фашлап, сайлауларны көченнән чыгарырга тырышачакбыз", диде.

Республикада сайлауларның гадел үтмәвен белдерүче оешмалар шактый булса да, алар бер фикергә килә алмый, төрле адымнар ясарга җыена. Мәсәлән, Стәрлетамак шәһәренең бер төркем җәмәгатьчелеге – күпчелек “Сода” берләшмәсендә эшләп эшсез калучылар, сайлауларда бюллетеньнарны үзләре белән алып чыгарга булганнар. Алар Стәрлетамак шәһәре халкына мөрәҗәгать белән чыгып, үзләренә кушылырга чакыра. Ул мөрәҗәгатьтә 2013 елда республика парламентына сайлауларда Стәрлетамакта тавыш бирүчеләр гамәлдә 10-15% кына булып, аның берничә тапкыр арттырылуы әйтелгән. Кулларына буш бюллетень алып чыгучылар 21 сентябрь Стәрлетамакта очрашу уздырырга, аңа прокуратура һәм гаммәви мәгълумат чараларын да чакырырга җыена.

“Башкорт” исемле җәмәгатьчелек оешмасы интернетның “В контакте” челтәре аша сайлауларда Хәмитовка каршы тавыш биргән яки бюллетеньне бозган очракта, аны фотога төшереп җибәрүне сорый. “Башкорт” оешмасы шулай ук сайлауга бармаучыларның да фотоларын һәм исем шәрифләрен җибәрергә тәкъдим итә. Әлеге оешма шул юл белән азак сайлауларда катнашмаучыларның тавышларын файдалануны фаш итәргә җыена.

Белешмә. 14 сентябрь Русиянең бердәм сайлау көнендә Башкортстанда республика башлыгын һәм унөч бүлгедә корылтай һәм җирле идарә оешмаларына сайлаулар үтә.

XS
SM
MD
LG