Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар булып яшәп була, әмма әле без теләгәнчә түгел"


Илназ Гарипов: "Татар булып яшәп була, әмма әле без теләгәнчә түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:02 0:00

Илназ Гарипов: "Татар булып яшәп була, әмма әле без теләгәнчә түгел"

"Татар булып яшәп, иҗат итеп була, әмма әле без теләгәнчә түгел", ди автор-башкаручы Илназ Гарипов.

Сентябрьдә автор-башкаручы Илназ Гариповның "Яратам! Бетте-китте" исемле җырына төшерелгән клип татар каналларында күрсәтелә башлады. Илназның җәйге хәйрия эшләре һәм татар булып яшәү рәвеше турында әңгәмә кордык.

– Илназ, хәйрия эше синең өчен нәрсә ул? 17 август Биектау районында үткән "Иске Казанда милли моңнар" хәйрия концертында катнашуыңны беләбез. Иң беренче хәйрия чараңны хәтерлисеңме? Татар җырчысы буларак, хәйриячелек мөнәсәбәтең нинди?

– “Хәйрия” дигән сүз бик киң сүз бит инде ул. Аны кыскача гына аңлатып бетереп булмыйдыр. Мисал өчен, синең капка төбең, өең матур ди, бу – күршеләреңә хәйрия, үткән кешегә елмайдың ди – бу да үзенә күрә хәйрия. Ул күпкырлы, миңа калса, фәлсәфи төшенчә. Хәйрия концертларына килгәндә, һәрчак чакырып торалар, беренчесен, дөресен генә әйткәндә, хәтерләмим дә. Вакыт, көч, мөмкинлек булганда аларның һәрберсенә барырга тырышабыз. Кешеләргә үзебезнең сәнгатебез, җырларыбыз белән ярдәм итә алсак, без бик шат. Аннан тыш, финанс ярдәм күрсәтә алган вакытларда, күңел тагын да күтәрелеп, рухланып китә. Татар эстрадасындагы бер генә җырчы да беркайчан да хәйрия чараларына “юк, мин килмим” дип әйтмәс. Моны 100% әйтә алам. Татар менталлитеты ислам дине белән берлектә хәйриячелеккә этәргеч булып тора. Көчегездән килгән кадәр, хәйриячелек белән шөгельләнергә тырышыгыз.

Илназ, синең социаль челтәреңдә яңа клип төшерүең турында мәгълүмат бар. Ул инде татар телеканалларында да күрсәтелә башлады. Әлеге клип турында сөйләп китсәң иде?

– Ярты ел элек Ринат Галиаскаров сүзләренә “Яратам! Бетте-китте” дип аталаган җыр язылды. Бу шигырь гомумән минем өчен язылмаган иде, аны язган якын дустым Ринаттан сорап алдым. Әлеге җыр яңа стильдә эшләнде, мин үзем көен яздым, Артур исемле егет белән бергә аранжировкасын ясадык, Булат Шәрипов баян тавышын да кушты, бергәләп тамашачыга тәкъдим иттек. Әйтергә кирәк, халыкка ул бик ошады, яратып кабул итте. Артистка бәхет өчен күп кирәкми бит – халык мәхәббәте, бары шул гына. Җыр язганнан соң, клип кирәк дип уйладык. Аның клибын да без бик гади итеп, күтәренке кәеф белән, җиңел итеп төшерергә тырыштык. Клип бик кызык килеп чыкты дип уйлыйм: без анда суларга коендык, трамвайларга кереп, урамнарда җырлап йөрдек.

– Халык ничек кабул итте соң бу күренешләрне?

– Дөресен әйткәндә, халык бик уңай, күңелле кабул итте. Кемдер фотоаппаратларына төшерде, бик күпләре елмаеп, борылы-борыла карап киттеләр, әбиләр исә, “бигрәк, маладислар” дип кычкырып калды. Клипны без рекордлы вакыт эчендә төшереп бетердек: иртән башлаган идек, кичкә инде эшебез тәмамланды. Клип төшерүдә режиссер Азат Садыйков дигән дустыбызның зур өлеше керде. Гомумән монда якыннарым, бөтенесе дә үзебезнекеләр, чит-ятлар булмады. Шуңа күрә дә клип төшерү барышында бернинди авырлыклар, аңлашылмаучанлыклар тумады. Клипны төшергән вакытта трамвайда да, урамнарда да бернинди тәнкыйть сүзләре ишетмәдек, кешеләр, киресенчә безне рухландырып, көч өстәп торды. Без дә ул көнне Казан халкының бары тик кәефен генә күтәреп йөрергә тырыштык.

Илназ, ничек уйлыйсың, бүгенге татар теленең язмышы ниндирәк халәттә? Гомумән бүген татар булып яшәп буламы? Татар булып үзеңне, гаиләңне, тормышыңны алып барып буламы?

– Дөрес генә әйткәндә, бу бик четрекле мәсьәлә. Шуны әйтә алам: күп кенә анализлардан чыгып, татар булып яшәп була дигән нәтиҗәгә килдем. Әмма, без теләгән күләмдә үк түгел әле. Татар теле – төрки тел бит ул, һәм үзе генә чикләнеп кала алмый. Безнең Казаныбызда яшәүче рус һәм башка бик күп телле кешеләр дә менталлитет буенча бер-берсенә якынлашканнар, дөресрәге татарлар аларга якынлашкан.

Эстрадага, иҗатка килгәндә, кеше нинди генә телдә җырламасын, русмы ул, татармы, әгәр дә аның таланты бар икән, халыкка кызык икән, аның рухи да, финанс яктан да үсеше булачак. Безнең эстрадада чын татар менталлитетын күрсәтеп, татарның йөзен ачып бирүче кеше, минем өчен, ул Салават абый Фәтхетдинов.

XS
SM
MD
LG