Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО саммитында җитез җавап көчләре булдыру хупланды


Андерс Фог Расмуссен
Андерс Фог Расмуссен

НАТО Генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен, Русия ягыннан булган куркынычка җавап итеп НАТОга кергән илләрнең җитез җавап көчләрен булдыруны хуплавын белдерде.

Расмуссен сүзләренчә, НАТОга кергән илләрнең көнчыгышында алмашып тору тәртибендә даими көчләр булдыру килешенгән. Бу җитез җавап көчләренә коры җир, хәрби-һава һәм хәрби-диңгез көчләре дә керәчәк.

Расмуссен бу хакта Уэльста үтүче саммитта белдерде. Саммит Украинаның көнчыгышындагы вазгыятькә багышланды.

Саммитта катнашучылар Грузия НАТО әгъзасы була алсын өчен аңа булышу чаралары турында да килеште.

XS
SM
MD
LG