Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:46

Шотландиядә бәйсезлек тарафдарлары референдум алдыннан алга чыкты


Шотландия әләме

Шотландия әләме

Шотландиядә бәйсезлек тарафдарлары беренче тапкыр күпчелекне тәшкил итте. Референдумга унбер көн кала үткәрелгән фикер белешү нәтиҗәләренә күрә, шотландларның 51% бәйсезлек өчен, 49% – каршы. Сораштыруны Sunday Times гәзите өчен YouGov ширкәте үткәргән. Бер ай элек кенә бәйсезлеккә каршылар саны 22% күбрәк иде.

18 сентябрь узачак референдумда шотландлар “Шотландия бәйсез ил булырга тиешме?” дигән сорауга җавап бирергә тиеш булачак. Референдум нәтиҗәсе уңай булса, Шотландия 2016 елның 24 мартында бәйсез дәүләт итеп игълан ителәчәк.

Британия хөкүмәте, шотландлар референдумда бәйсезлеккә каршы тавыш бирсә, Шотландиягә киңрәк автономия һәм төрле өлкәдә ташламалар вәгъдә итте. Бу хакта якшәмбедә Британия финанс министры Джордж Осборн белдерде. Аерым алганда, сүз салым, чыгымнар, социаль өлкәләрдә күбрәк иреклек бирү турында бара. Осборн сүзләренчә, Британия планы алдагы көннәрдә игълан ителәчәк. "Әлеге план шотладларга ике дөньядан да яхшысын алырга мөмкинлек бирәчәк" диде министр.

XS
SM
MD
LG