Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һолланд тәрҗемәчесе Путин кулыннан Пушкин бүләген алудан баш тартты


Александр Пушкин
Александр Пушкин

Пушкин исемендәге бүләккә лаек булган һолланд тәрҗемәчесе Һанс Боланд бүләкне Русия президенты Владимир Путин кулыннан алудан баш тартты.

Бүләкләү тантанасы 4 ноябрь – Русиянең бердәмлек көнендә Кремльдә үтәсе булган һәм илчелек вәкиле чакыруында әйтелгәнчә, бүләкне Русия президенты тапшырасы булган.

Боланд үзенең жавап хатында "Миңа күрсәтелгән хөрмәтне олы илтифат белән кабул итәр идем, әмма Сезнең президентыгызның үз-үзен тотышын һәм карашларын мин нәфрәт итәм. Ул безнең планетадагы тынычлыкка һәм иреклеккә зур куркыныч тудыра. Аның “идеаллары” якын арада юк ителсен иде. Аның исеме белән Пушкин исеме арасында һәртөрле бәйләнеш минем өчен күңел кайтаргыч һәм кабул ителгесез" дип язган.

Пушкин әсәрләренең тулы җыелмасын тәрҗемә итүне Боланд үзенең "тормыш эше" дип атый. Пушкиннан тыш ул Достевский, Лермонтов, Манделштам, Ахматова һәм башка авторларның әсәрләрен тәрҗемә иткән.

Боланд – Пушкин бүләгенә лаек булган беренче һолланд. Пушкин бүләге "әдәби тәнкыйть, әдәбият теориясе һәм тарихы өлкәсендә күренекле казанышлар" өчен 1969 елдан бирле бирелә.

XS
SM
MD
LG