Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү кырымтатарларны Татарстан кебек "федераль хакимияткә омтылырга" чакырды


Русия президентының Кырымдагы вәкиле Олег Белавенцев, "кырымтатарлар җирле хакимияттә генә түгел, федераль хакимияттә дә булырга тиеш", дип белдерде һәм Татарстанны мисал итеп китерде.

"Федераль дәүләт органнарында Татарстаннан күп кенә яшь белгчеләр дә бар, кырымтатарларына алардан үрнәк алырга кирәк", диде президент вәкиле журналистлар белән очрашуда. Шимбә көнне Акмәчеттә "Кырымдагы хәзерге басым астында кырымтатарларның вазгыяте" исемле җыен узды. Кырымнан читтә булган Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров хакимиятләр оештырган әлеге чарага барырга мәҗбүр булган кырымтатарларны үзләренә булган басымга каршы чыгарга чакырган иде.

Март аенда референдумга кадәр кырымтатарларга хакимияттә урыннар тәкъдим ителде, әмма Мәҗлес хакимиятне канунсыз дип саный һәм аның белән хезмәттәшлектән баш тарта.

XS
SM
MD
LG