Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:34

Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан төркеме Вьетнамга килде


Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге төркем ике көнлек сәфәр белән Вьетнамга килде. Президент Вьетнамның мәгариф һәм белгечләр әзерләү министрлыгы вәкилләре белән мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек, укытучылар алмашу, Татарстанда укучы студентларны арттыру турында сөйләште.

Миңнеханов Вьетнамның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге белән дә очрашты. Һанойда президент Вьетнамның эшлекле даирәсе, сәүдә-сәнгать пулаты вәкилләре белән очрашачак, Русия-Вьетнам тропик үзәгендә һәм фәнни-тикшеренү институтларында булачак дип хәбәр ителә.

9 сентябрьдә Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан төркеме Һанойдагы Хоа Лак югары технологияләр паркына барачак.

XS
SM
MD
LG