Accessibility links

Русия пропагандасы ялганнары: "Бер, ике, өч!"


Венециядә узган протест чарасында Русия телевидениесе операторы
Венециядә узган протест чарасында Русия телевидениесе операторы

Венециядә Кино сарае янында рәсми Киевның сәясәтенә каршы митинг узды. Бу чараны Русия телевиденисе дә, узып баручылар да видеога төшереп алган.

Башта - Русия телевидениесендә күрсәтелгән бер рәсми хәбәр.

"Венециядә Кино сарае янында рәсми Киевның сәясәтенә каршы митинг узды. Бу чара Венеция кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләү алдыннан үтте.

Митингка плакатлар күтәреп килгән дистәләрчә кеше Киев хакимиятләренең гамәлләрен һәм Вашингтонның тышкы сәясәтен тәнкыйтьләде. Чараны оештырган Италия һөнәр берлекләре әгъзалары һәм "Антифашистик Донбасс өчен" комитеты Украинаның көньяк-көнчыгышында барган чып-чын геноцидка җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә тели. "Без, Италия антифашистлары, Донбасстагы сугышка каршы чараны хуплыйбыз һәм империалистик Европага каршыбыз", дип сөйли анда бер (!) итальян кешесе. Бу чарадан репортажны "Россия 24" каналы күрсәтте.

Ә менә шул урыннан узып баручы бер украин кешесе әлеге телерепортажның чынлыкта ничек әзерләнүен кесә телефоны белән видеога төшереп алган.

Баксаң, Украина җитәкчеләренә каршы узган бу митингтан репортажның үзен дә Венеция кинофестиваленә тәкъдим итәрлек икән. Митингның режиссерлары – шул ук "Вести"нең үз хезмәткәрләре. Русия халкы өчен махсус тамаша куючы 5-6 кешелек "массовка" әйтергә кирәкле сүзләрне башта кабатлап ятлый. Оператор телевидение камерасы алдында тамаша куючыларга урыс телендә әмерләр бирә: “Ныграк кычкырыгыз, елмаймагыз. Митингтагы кебек булып күренегез"... "Бер, ике, өч дигәч..."

"Бер, ике, өч!", диюгә массовка әйтергә кушылган шигарне урыс акценты белән итальян телендә кычкыра башлый.

Бу тамашаның ничек әзерләнүен читтәгеләрнең видеога төшерүен абайлап алган операторның ачуы шунда ук йөзенә бәреп чыга һәм ул ризасызлык белдерә башлый. Венеция кинофестивалендә Украинага каршы митинг турында видеорепортаж төшерү тәмамлану белән массовка таралыша.

Италиядән мондый ялганны Мәскәү телеканаллары беренче мәртәбә күрсәтми. Элегрәк Русиянең НТВ телевидениесе бер протест йөрешен төшереп, "Римда Русияне яклаучы берничә йөз кеше Европа медиасында Украина турында ялган мәгълүмат таратуга протест белдерде", дип хәбәр иткән иде. Әмма чынлыкта исә ул фотодагы студентлар Италиядә социаль програмнарны киметүгә протест белдергән икән. Анысын урыс пропагандистлары әйтеп тормады.

XS
SM
MD
LG