Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин мөселманнарны тентүгә борчылып Кырымга килде


Әмирали Аблаев (c) һәм Равил Гайнетдин
Әмирали Аблаев (c) һәм Равил Гайнетдин

Дүшәмбе Равил Гайнетдин мөселманнарны тентүләр сәбәпле аннексияләнгән Кырым "җитәкчелеге" белән очрашты. Кырым "җитәкчелеге" ФСБ, хокук саклау оешмалары тарафыннан мөселманнарны гаепсезгә тентү очракларын таныган.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе, Русия мөселманнарының Европа өлеше диния идарәсе җитәкчесе Равил Гайнетдин Кырым Русия тарафыннан аннексияләнгәч мөселманнарны тентүләр арта барганга 8 сентябрь көнне ярымутрауга килде.

Мөфти урынбасары Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, Равил Гайнетдин Кырым башлыгы вазифасын башкаручы Сергей Аксенов, Русия президентының Кырым федераль бүлгесендәге вәкиле Олег Белавенцев һәм Кырым мөфтие Әмирали Аблаев белән очрашкан.

"Соңгы алты ай эчендә мәдрәсәләрдә, мәчетләрдә төрле тикшерүләр үтте. Дәүләт тарафыннан тыела торган китаплар мәсьәләсе дә күтәрелде. Әлеге хәлләр турында Равил хәзрәт Гайнетдин башта Әмирали хәзрәт Аблаев белән сөйләште. Мөфтият бинасында бу килеп туган проблемнарга багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе дә үтте. Чарада прокуратура, эчке эшләр министрлыгы вәкилләре дә булды. Бу түгәрәк өстәлдә Әмирали хәзрәт мөселманнар алдында килеп туган бөтен проблемнарны да ачып салды.

Ә инде кичен Равил хәзрәт Аксенов һәм Белавенцев белән очрашып, түгәрәк өстәлдә кузгалган бөтен проблемнарны да аларга җиткерде. Равил хәзрәт: "Әгәр без яңа дәүләттә яшибез икән, монда кануннар үтәлергә тиеш. Бернинди сәбәпсезгә, иртәнге алтыда килеп, шәкертләрне уятып, кешеләрне куркытырга ярамый, бу аларны хур итү була", дип ачыктан-ачык аларга җиткерде.

Равил хәзрәт мөселманнарны рәнҗетүләр булган икән Аксенов һәм Белавенцевның гафу үтенүен һәм мөселманнарның хокукларын чикләмәүне дә сорады. Аксенов: "Әйдәгез бүгеннән үзара мөнәсәбәтләребездә бер яңа битне ачабыз", дип белдерде", ди Мөхетдинов.

Аның сүзләренчә бу очрашу вакытында хакимият һәм мөселманнар арасында арадашчы шура булдыру турында сүз күтәрелгән. Аксенов Равил хәзрәтнең ярымутрауга ешрак килеп йөрүен дә сораган. Дамир хәзрәт мөселманнарны эзәрлекләүләрне һәм тентүләрне Аксеновның тануын әйтә.

Кырым "җитәкчелеге" белән очрашу вакытында "Таврия мөфтияте" турында да сүз күтәрелгән. Дамир хәзрәт сүзләренчә, Аксенов: "Бу эшләрдә безнең бернинди катнашыбыз да юк, без бары тик бер мөфтиятне – Кырымныкын һәм мөфти Әмирали Аблаевны гына таныйбыз", дип белдергән.

XS
SM
MD
LG