Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мәктәпләрдә акча җыюны шикаять итү өчен "кайнар элемтә" ачылды


Хокук яклаучылар Татарстанда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында акча җыюны шикаять итәргә "кайнар элемтә" булдырды. Ул 9 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Шикаятьләрне Казан хокук яклау үзәге хезмәткәрләре (843) 277-03-86 телефонында кабул итә. Хокук яклаучылар ата-аналар дәреслекләрне сатып алмаска, төзекләндерү, җыештыру, сак өчен акча җыелмаска тиеш дип белдерә. Шикаятьләр барсы да тикшерү өчен республика прокуратурасына җибәреләчәк дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG