Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:05

Тимур Пулатов: "Бер кырымтатары да ватаныннан китергә тиеш түгел"


Тимур Пулатов

Тимур Пулатов

Мәскәүдә яшәүче танылган үзбәк язучысы Тимур Пулатов 5 сентябрь Кырымга килде. "Магарифче" кырымтатар укытучылары берләшмәсе, кырымтатар язучылары белән очрашты. Ул кырымтатарларының хәзерге тормышы белән танышуны үзенә максат итеп куйган.

Танылган үзбәк язучысы Тимур Пулатов 90нчы елларда кырымтатарларны яклап Мәскәү матбугатында мәкалә язган иде.Соңгы тапкыр ул Кырымга 2010 елда килеп киткән иде. Азатлык хәбәрчесе язучы белән сөйләште.

– Тимур әфәнде, Кырымга килеүгезнең сәбәпләре хакында сөйләсәгез иде?

– Кырымга килүемнең сәбәбе – Кырымның үзгәргән геополитик вазгыяте белән бәйле, чөнки хәзер аның статусы икенче. Мин кырымтатарлар, аларның җирләре хакында мәкаләләремне язганда Кырым Украинаныкы иде, хәзер вазгыять үзгәрде. Мин дусларыма килеп, алар белән сөйләшеп, нинди уңай, начар нәрсәләр, үзгәрешләр булганын белергә килдем, алар миңа шул хакта сөйләделәр.

– Сез инде Бакчасарайда булдыгыз, Кырым мөфтие белән очраштыгыз. Ниндидер беренче нәтиҗәләр ясый аласызмы?

– Беләсезме, мин монда 2010 елда булган идем, шул ук урыннарга барган идем һәм бу хакта “Литературная Россия” гәзитенә язган идем. Кызганычка каршы, 4 елда бернәрсә үзгәрмәде, тагын шул ук диварлар, стеналар тора, кырымтатарларның төзелеп бетмәгән бистәләре тора. Бу юнәлештә вазгыять искечә кала. Ни өчен вакыт туктап калды, 4 елда халык ни өчен әләгә хәтле урнаштырылмады? Әлбәттә, яхшы йортлар да бар, болар бәлки бай кешеләрнең йортлары, ләкин халык югалмады, ул үз җиренә ышана, мәдәниятен, телен саклый, ул нык торачак.

– Сез Кырым мөфтие белән очраштыгыз...

– Бу табигый, мин бит – мөселман, ә алар безнең рухи дөньябызны кайгыртучылар. Бу очрашуда да мин күп нәрсәне белдем.

– Сезнең фикерегезчә, яңа шартларда кырымтатарлары нишләргә тиеш?

– Шартлар яңа булса да кырымтатарлар – шул ук кырымтатарлар бит. Алар үзләрен үз туган җирләрендә ничек алып барган булсалар, шулай тыныч алып барсыннар, аларны беркем провокация итмәсен. Әлбәттә, кырымтатарлардан күп нәрсә тора, ләкин аларның эчке җәмгыятендәге вазгыятьтән күп нәрсә тора. Алар яшәргә, балалар үстерергә, йортлар төзергә тиешләр. Хәзер шундый вакыт – алар ыгы-зыгы килмәскә тиешләр, чөнки бу зыянга китерә ала. Менә Мостафа , мәсәлән, мин аның белән күп очрашкан идем, ул мәсьәләне тыныч ысуллар, тыныч юллар белән хәл итү тарафдары иде.

– Хәзер Украина да, Русия дә кырымтатарларны үз ягында күрергә телиләр...

Тимур Пулатов кырымтатар язучылары белән

Тимур Пулатов кырымтатар язучылары белән

– Украина да тели күрергә, ә Русия инде күрде бит, нишлисең инде. Мин бит сөйли алмыйм килегез, Украина өчен яки Русия өчен, мин бит аларны бер-берсенә каршы көрәшергә чакыра алмыйм. Бүгенге тарихи моментта Кырымда инде Русия кануннары, чөнки Украина хәзер үз эше белән мәшгуль, анда гражданнар сугышы бара, хәзер анда сезнең эш юк.

Кырымтатарларның хәзер бердәнбер сәясәте шул – сез хәзер милли горурлыгыгызны сакларга тиешсез, мөнәсәбәтләрнең яңа формаларын табарга тиешсез. Сез яңа шартларга ияләшергә тиешсез һәм тик үз халкыгызны уйларга тиешсез. Бер кырымтатары да моннан китергә тиеш түгел.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG