Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель: Русиянең Украина низагында катнашуы "ярылып ята"


Ангела Меркель
Ангела Меркель

Германия канцлеры Ангела Меркель, Украинада низагта Русиянең катнашуы "ярылып ята" һәм аның бу гамәлләрен болай гына калдырырга ярамый дип белдерде.

Аның сүзләренчә, алман хакимияте бу низагны хәрби юл белән чишү ярамаганлыгын белә.

"Безнең чаралар күрелгәнне күрәсе килә. План үзе генә җитәрлек түгел. Әгәр ул үтәлсә, без чикләүләрне туктату турында сөйләшә алабыз. Бу башланганнар мин тиздән тәмамланыр дип уйлыйм. Украинаның бөтенлегенә һөҗүм һәм Русиянең сепаратистлар белән хезмәттәшлеге - бу дөрес адым түгел. Сөйләшүләр өчен безнең ишекләр ачык. Без хәзер, Украина һәм Европа берлеге белән ирекле сәүдә бүлгесе булдыру һәм ул Русия өчен дә кулай булсын өчен, сәүдә итү турында сөйләшәбез. Брюссельдә дә сөйләшүләр бара, без телефоннан сөйләшәбез, хәзер килешүнең 12 маддәсе үтәлергә тиеш", ди Меркель.

Ул чикләүләрнең Русиягә йогынты ясарга бердән-бер чара икәнлеген әйтә. Шул ук вакытта, әгәр вазгыять җайланса бу чикләүләрнең алыначагын белдерә.

XS
SM
MD
LG