Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда АКШ белән хезмәттәшлектә лидерлар мәктәбе ачылды


Казан химия-технология университетында АКШның Лиһай (Lehigh) һәм Пердью (Purdue) университетлары профессорлары белән хезмәттәшлектә "күчмә мәктәп" ("Global village on the move") ачылды. Татарстан ягыннан мәктәпне университетның химия технологиясендә инноватика кафедрасы мөдире, профессор Дилбәр Солтанова оештырган.

Нефть һәм газ өлкәсендә халыкара ширкәтләрдә эшләргә һәм аларда җитәкче булырга өйрәткән әлеге мәктәптә 25-45 яшьтәге кешеләр белем ала.

"Әлеге мәктәпнең чираттагы укуларын уздыру урыны итеп Татарстанның сайлануы очраклы түгел. Чит илләрдәге партнерларыбыз ышанычлы булуларын дәлилләде, шуңа күрә без эшкуарлар белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм яңа бизнес-контактлар табарга булдык", дип белдерде 8 сентябрь мәктәпне ачканда Татарстан икътисади министры урынбасары Артем Здунов.

Лидерлар мәктәбендә чит илләрдән 17 һәм Татарстаннан 17 кеше теркәлгән. Аларны 16 сентябрьгә кадәр АКШтан алты профессор укытачак. Программада Русия һәм Татарстанда нефть һәм газ сәнәгате тарихы, ширкәттә уңышлы эшләү өчен сыйфатлар белән бергә бизнес-мәктәп студентларын Татарстанның дәүләтчелек тарихы, рус теле белеме һәм "мәдәниятләр арасында аңлашуга" да укытачаклар.

XS
SM
MD
LG