Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимияте Amnesty International белән Украина вазгыятен тикшерүдән баш тартты


27 августта төшерелгән бу фотода Украинаның сепаратистлар контролендәге өлешендә артиллерия янында хәрби машиналарның артуы күренә
27 августта төшерелгән бу фотода Украинаның сепаратистлар контролендәге өлешендә артиллерия янында хәрби машиналарның артуы күренә

Русия хөкүмәте, Халыкара хокук яклау оешмасы Amnesty International вәкилләре белән очрашып, Украинадагы вазгыятне тикшерүдән баш тартты.

Оешманың Генераль секретаре Салил Шетти сүзләренчә, Русиянең бу кораллы низагта турыдан-туры катнашуына Amnesty International-да дәлилләр бар. Amnesty International шулай ук Русия хәрби техникасының Украина көнчыгышында булуны күрсәткән иярченнән төшерелгән фотоларны тәкъдим иткән иде.

Шетти Мәскәүнең баш тартуын "югалган мөмкинлек" дип бәяләде.

Мәскәү сәбәпләрен аңлатмый гына хокук яклаучыларның тәкъдимнәрен игътибарсыз калдырды. Элгәре Кремль Русия Украинаның көнчыгышындагы кораллы низагта катнашмый дип белдерә килде.

7 сентябрьдә Amnesty International хисап игълан итте. Анда Украина хәрбиләре һәм шулай ук Русия яклы сепаратистлар тарафыннан да Украина көнчыгышында хәрби җинаятьләрнең арта барганлыгы әйтелә. Amnesty International Украина армиясенә караган өлешне Киевтагы очрашуда Украина җитәкчелегенә җиткерде.

XS
SM
MD
LG