Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президенты "Чикләүләр турында" канун имзалады


Петр Порошенко
Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко "Чикләүләр турында" канун имзалады. Бу канунны Югары Рада 14 августта кабул иткән иде. Канун нигезендә чикләүләрне Украинаның милли иминлек һәм саклану шурасы раслый, президент кертә. Чикләүләр конкрет чит ил ватандашларына, юридик затларга һәм шулай ук ширкәтләр, чит ил ватандашлары контролендәге юридик затларга да кертелә диелә.

Чикләү чит дәүләткә, аерым бер эшчәнлек алып барган чикләнмәгән кешеләргә карата кертелгән очракта, Украинаның милли иминлек һәм саклану шурасы раслап, президент фәрманыннан соң Югары Рада кабул иткәч (моңа 48 сәгать бирелә) көчкә керә.

Югары Рада рәисе Александр Турчинов канунны 26 августта имзалады һәм президентка тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG