Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:59

10 сентябрь Уфада филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовка 90 яшь тулу уңаеннан очрашу узды.

Очрашу республиканың Зәки Вәлиди исемендәге үзәк милли китапханәсендә үтте. Анда халык язучысының каләмдәшләре, укучылар, укытучылар катнашты. Язучы сүзен тормыш һәм иҗат юлын искә төшерүдән башлады.

Суфиян Поварисов 1924 елның 29 августында Илеш районының Тыпый авылында дөньяга килгән. 18 яше тулуын да көтми, сугышка китә. Курски дугасыннан башлап, Украина, Польша, Ромыния, Маҗарстан, Чехословакия илләрен узып, җиңүне Германиянең Дрезден шәһәрендә каршылый. Сугыш беткәннән соң Маҗарстанда хезмәт итә, 1947 елда гына туган ягына кайта. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң 1955-58нче елларда Татарстанның Актаныш районы Бурсык авылында мәктәп директоры булып эшли. Уфага кайтып, "Кызыл таң" гәзитендә хезмәт итә. 1960 елдан Башкортстан дәүләт университетында укыта. Бүгенге көндә 50дән артык китап, 200дән артык фәнни хезмәт авторы.

Фәнни һәм әдәби эшчәнлеге өчен Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Русиянең югары мәктәп эшлеклесе, Башкортстанның халык язучысы дигән югары исемнәргә лаек.

Наил Гаетбай чыгышы

Наил Гаетбай чыгышы

Башкортстан язучылары берлеге идарәсе рәисе, язучы, драматург Наил Гаетбай: "Мин Суфиян Поварисов белән күптән дус. Аның барлык иҗатын беләм. Ул әдәбиятка шагыйрь булып килә, аннан драматургиягә күчә. Соңрак публицист һәм язучы булып таныла. Мин аның һөнәренә мөкиббән кеше булуына сокланам. Ул элегрәк көненә 8-10 бит яза иде. Хәзер өч бит яза. Ул бу тәртипне беркайчан да бозмый, хәтта бәйрәм көннәрендә дә "планын тутыра", диде.

Филология фәннәре докторы, профессор Әхмәт Сөләйманов: "Без бер йортта 20 ел яшәдек, бер университетта укыттык. Төрле вакытлар булды. Башкортстанда журналистика бүлеге ачылганда аны урыс бүлеге каршында оештыру башлангычы белән чыккан иделәр. Безне татар галимнәре яклады һәм бүлек башкорт теле һәм әдәбияты факультеты каршында ачылды. Суфиян Поварисов татар-башкорт халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуга күп көч салучы. Бүген дә илдә вазгыять кискен. Милли проблемалар да җитәрлек. Без аларны бары тик бергәләшеп кенә чишә алабыз".

Очрашуда катнашучылар

Очрашуда катнашучылар

Чыгыш ясаучылар Суфиян Поварисовның Галимҗан Ибраһимов тормышы һәм иҗаты турында өч томлык әсәренә югары бәя бирде. Йөзләрчә студент укыткан, дистәләрчә галим әзерләгән Суфиян Поварисовның остаз һәм мөгаллимлеге каршында 88 яшьлек язучы Азат Магазов чарадагы барлык катнашучылар исеменнән баш иде.

Чара ахырында Суфиян Поварисов сорауларга җавап бирде. "Тукай 27 яшендә зур шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Такташ 30да бөек шагыйрь була. Мин әдәбиятка соңлап – 29 яшемдә генә килдем. Шулай да хезмәт һәм озын гомер максатыма ирешергә булышлык итте", диде ул. 90 яшьтә дә картаймау, җыерчыклары булмау турында сораучыларга картаерга вакыты булмавы, җыерчыкларга каршы көрәшүе белән аңлатты. "Яшь вакытта йөгерү белән шөгыльләндем. 70 яшемдә генә дарулар ашый башладым, аңа кадәр аларны кулланмаска сүз биргән идем, сүземдә тордым. Әле дә күнекмәләр ясыйм. Җыерчыклар юклыкка килгәндә, көн дә битемә массаж ясыйм, битем белән сөйләшәм. Җыерчыклар сине бизәми дип аларга чыкмаска кушам, хәтта битемә бәргәләп алып, аларны куркытам", дип тә шаяртты. Күпме тел белүе турындагы сорауга ул инглиз, маҗар телләреннән кала тагы ике дистәгә якын төрки тел белүе турында әйтте. Заманында кыргыз һәм үзбәк балаларын укытуын сөйләде.

Чара күмәк фоторәсемгә төшү белән тәмамланды.

* * * *

Берничә ай элек Уфада академик Мирфатыйх Зәкиевкә 85 яшь тулуга багышланган җыелышта Суфиян Поварисов үзенең тормыш юлын искә алып киткән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG