Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Гыйрак һәм Сүриядәге террорчылар белән көрәш стратегиясен игълан итте


АКШ президенты Барак Обама ТВ мөрәҗәгате вакытында, 2014 елның 10 сентябре
АКШ президенты Барак Обама ТВ мөрәҗәгате вакытында, 2014 елның 10 сентябре

Чәршәмбе кич АКШ президенты Барак Обама телевидениедә халыкка мөрәҗәгать итеп Гыйрак һәм Сүриядәге үзләрен "Ислам дәүләте" өчен сугышучылар" дип атаган террорчыларга каршы АКШ стратегиясен игълан итте.

Президент сүзләренә караганда, стратегиянең максаты әлеге оешманы тулысынча юк итү. Максатны тормышка ашыру өчен АКШка Европа һәм Якын Көнчыгыш илләре, шулай ук Гыйрак хөкүмәте белән хезмәттәшлек кирәк, диде Обама.

Террор оешмасын юк итү дәвамлы һәм системалы чаралардан гыйбәрәт булачак, алар арасында төбәккә АКШ хәрбиләрен җибәрү каралмаган, диде президент. Гыйракка 475 гаскәри җибәреләчәк, әмма алар хәрби чараларда катнашмаячак, дип өстәде Обама.

Август аенда АКШ президенты кушуы белән Гыйракның төньягында "Ислам дәүләте" сугышчыларына 150ләп һава һөҗүме булды. Һөҗүмнәр нәтиҗәсендә сугышчылар һәм аларның кораллары юк ителде, Гыйрак хөкүмәте көчләре һәм көрд хәрби бүлекләре сугышчылар контролендә булган бистәләрне кире үзләре кайтарды, дип искә алды Обама.

Моңарчы АКШ Гыйрактагы сугышчыларны гына утка тотты, әмма аларның бер өлеше Сүриядә дә урнашкан. Американ журналистлары Джеймс Фоули һәм Стивен Сотлоффның нәкъ Сүриядә үтерелгән булуы фаразлана. Обама, кирәк булса, Сүриягә дә һөҗүм итәргә фәрман бирергә әзер булганын белдерде.

"Ислам дәүләте" оешмасына каршы сугышта Әсад режимы ярдәменә ышаныч юк. Аның хакимиятене кануныйлыгын югалтты, Әсад хакимияте астында Сүриянең үз халкы да куркуда яши", диде Обама.

АКШ президенты Сүрия оппозициясе өчен террорчыларга каршы сугышырга өстәмә ярдәм сорап Конгресска мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG