Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:27

Мәскәү хакимияте оппозициягә "Тынычлык маршы"н үткәрергә рөхсәт бирде


15 мартта үткән "Тынычлык маршы"

15 мартта үткән "Тынычлык маршы"

Мәскәү хакимияте оппозициягә 21 сентябрьдә "Тынычлык маршы"н үткәрергә рөхсәт бирде. Бу хакта "Интерфакс"ка "Солидарность" хәрәкәте активисты Сергей Давидис белдергән.

Давидис сүзләренчә, хакимиятләр оппозиция планлаштырганча бу маршны үткәрергә рөхсәт иткән. Оппозиция митингсыз гына Пушкин мәйданыннан Сахаров исемендәге урамга кадәр 50 мең кешелек йөреш үткәрергә теләгән иде.

"Тынычлык маршы"ның төп максаты – Русиянең агрессив тышкы сәясәтенә каршы һәм Украинаның көньяк-көнчыгышында кан коюны туктату.

Бу чарада оппозициядәге бөтен либераль фиркаләр: "Яблоко", РПР-ПАРНАС, Прогресс фиркасе, "Яшелләр альянсы", теркәлмәгән 5 декабрь фиркасе, "Солидарность" хәрәкәте һәм башкалар да катнашачакларын белдерде.

Оппозиция чараны Русиянең башка шәһәрләрендә дә үткәрергә теләде, әмма Новосибирски һәм Барнаул хакимиятләре рөхсәт бирмәгән. Новосибирскида хакимиятләр соңга калып үтенеч тапшырылган дип белдерә, оппозиция исә бу гаризаны тапшыручының мэриягә кергәндә тоткарланганын әйтә. Барнаулда хакимиятләр йөрешне башка вакытка күчерергә тәкъдим иткән.

15 мартта Мәскәүдә Русиянең Украина эшләренә хәрби тыкшынуны туктату һәм бәйсез мәгълүмат чараларын яклау таләбе белән үтккән "Тынычлык маршы"нда 50 меңнән 70 меңгә кадәр кеше катнашты дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG