Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чәк-чәк музее ачылды


Казанның Иске татар бистәсендә 10 сентябрь чәк-чәк музее ачылды. Музей сәүдәгәр Борханетдин Муллин йортында урнашкан, дип яза инказан.ру сәхифәсе.

Музейда татар халкының аш-су гореф-гадәтләренә багышланган экскурсияләр үтәчәк, балалар өчен дә аерым очрашулар планлаштырыла.

Музейны ирле-хатынлы Дмитрий Полосин һәм Раушана Сөләйманова оештырган. Алар бу планны "Коломна ширбәте" һәм Прагадагы Шоколад музейларында илһамланып кайтып тормышка ашырган.

Музейга килүчеләрне Каюм Насыйри китапларында теркәлгән борынгы рецептлар буенча пешерелгән кактөш (чәк-чәк) һәм бавырсак белән сыйлаячаклар.

XS
SM
MD
LG