Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин: "Украинадагы хәлләр Русия сәясәтенең дөреслеген күрсәтә"


Фәрит Мөхәммәтшин: "Яшьләр, безнең белән булыгыз!"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:26 0:00

Фәрит Мөхәммәтшин: "Яшьләр, безнең белән булыгыз!"

Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә республикадагы студентларның хезмәт отрядлары белән очрашып, хакимият фиркасен сайларга чакырды. Ул Украинадагы хәлләргә үз аңлатмасын бирде, Русия, Татарстан җитәкчеләренең, аның фикеренчә, дөрес сәясәт алып баруларын яшьләргә җиткерергә тырышты.

Оештыручылар белдергәнчә, 9 сентябрь Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә Татарстандагы студентларның хезмәт отрядларының "Сүз белән түгел, эш белән!" ("Не словом, а делом!") җыенын оештыруның максаты - яшьләрне 14 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга җәлеп итү иде. Бу чараның үткәрүгә җаваплы республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы булды. Министр Рәфис Борһанов үзе дә сәхнә түрендә утырды. Төп кунак булып Татарстанның дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырды һәм ул үзенең шушы туй генералы вазифасын пөхтә вә оста итеп башкарып чыкты.

Иң элек хезмәт отрядлары әйдаманнары 2014 елның җәендә эшләнгән эшләргә йомгак ясады, аларга Фәрит Мөхәммәтшин мактау сүзләрен җиткерде, илкүләм төзелешләрдә алга таба да актив катнашырга чакырды. Форумның иң кызык мизгелләре азактан булды, дәүләт шурасы рәисе, "Монда килеп сайлау алдыннан бер сүз дә әйтмәсәм, сез мине сызгырып мөнбәрдән куарга мөмкинсез" дип шаяртып, сайлау турында сүз башлады һәм Украинадагы хәлләргә үзенчә аңлатма биреп, Русия сәясәтенең дөреслеген исбатларга тырышты.

"Яшьләр, безнең белән бергә булыгыз!"

"Мин беренче чиратта сүземне яшь буынга юнәлтәм: безнең өч ел буе сайлау процессы барачак, быел без дәүләт шурасы депутатларын сайлыйбыз, икенче елга республика президентын, Русия дәүләт думасы депутатларын сайлаячакбыз. Һәр ел диярлек сайлаулар һәм бу үзенчә республиканың сәяси бер баскычы.

Сез беләсезме, Татарстанда 65 сәяси фирка теркәлгән. Аларның лидерларын, программнарын, үзенчәлекләрен һәм эшләү рәвешен тоеп, белеп бетерергә, әлбәттә, авыр. 2009 ел белән чагыштырганда, сайлаулар быел актив әзерлек алып барыла. Бер мандант урынына дүрт кандидат теркәлә, әлеге көрәштә җиде сәяси фирка катнаша.

Яшьләр аеруча актив һәм креатив. Дөрес алып барылган юнәлеш, бик күп идея һәм фикерләр, изге эшләр, президентыбызның актив булуы – болар барысы да безгә “Бердәм Русия” фиркасен сайлагыз дияргә мөмкинлек һәм сүз хакы бирә. Яшьләр, безнең белән булыгыз!" диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аннан соң ул Украинадагы хәлләргә "дөрес итеп", хакимияттәгеләр күзлегеннән аңлатма бирде.

"Украинадагы хәлләрдән гыйбрәт алырга кирәк"

"Украинадагы ватандашлар сугышы барчабызны уйландыра. Андагы хәлләрне бездә ничек булдырмаска? Бу сорау күпләрне борчый. Киев Мәйданында үтә милләтчеләр (Мөхәммәтшин фикеренчә, неонацистлар) хөкүмәткә каршы чыккач, үлем белән яный-яный, эшләп торган президентны куып төшергәч, Кырымда яшәүчеләрнең 96% Русиягә әйләнеп кайтырга дигән карар кабул итте. Мөгаен алар нинди куркыныч хәлләр киләсен сизгәннәрдер. Әлбәттә, Русия аларга каршы ярдәм кулын сузды, безнең башка чарабыз юк иде. Бүген Кырым белән Севастополь илнең тулы хокуклы субъектлары санала", ди дәүләт шурасы рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанны Русиянең үрнәк, алдынгы төбәге итеп тасвирлады һәм Украинадагы хәлләрдән гыйбрәт алырга чакырды. Шунда ук ул республикадагы динара мөнәсәбәткә тукталып, мөселманнар арасында булган күңелсез вакыйгаларны, чит илдән кергән исламчылар, мөфтине шартлату тарихларын да искә алып үтте.

"Кяфергә кул бирмәскә кушалар"

"Татарстанда бүгенге көндә 117 милләт кешесе яши. Һәм шушуы милләтара дуслыкны саклап калып кына, Украинадагы кебек сугыш дигән куркыныч афәттән котыла алачакбыз.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Чит илдән кергән исламчылар безгә кирәкми"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:47 0:00

Һәрбер диндә дә төрле юнәлешләр була: бу исламда да христиан динендә дә чагыла. Алар республиканың дини баганасы санала. Әмма ни кызганыч, мөселманнар арасында сәер күренешләр булды. Ерак гарәп илләреннән килгән кайбер агымнар, кешеләр, "сез дөрес, чиста дин тотмыйсыз", дип үз кагыйдәләрен куя башладылар. "Кяфергә кулыңны бирмә" дип әйтә башламасыннармы!? Ләкин бу дөрес түгел. Алар бит бер төрле милләт, бер төрле дин булган илдәге кагыйдәләрне монда урнаштырмакчылар. Без бит башкача яшибез, бер милләткә генә түгел, исламнан кала башка диннәргә дә хөрмәт, ихтирам белән карыйбыз. Татарстан мөселманнарының үз диния нәзарәте бар, ата-бабаларыз юлыннан барырга тиешбез", диде дәүләт шурасы рәисе һәм янә Украина хәлләренә кире кайтты.

"Бүген Донбастан япь-яшь егетләр, коткарыгыз безне дип язалар, ә бит кайчандыр безнең ата-бабабларыбыз шунда шахтада эшләгән, ачлыктан үлмәскә сыену, эш тапкан. Шуңа күрә Украинадагы сугыштан зыян күреп безнең илгә кайткан кешеләрне, балаларны күрсәгез, аларга сабырлык белән эндәшегез, ачык йөз күрсәтегез, бигрәк тә мәдәният елында. Мәдәният елы – концертлар, театрлар, төрле шоулар кую, авыл клублары ачу белән генә чикләнми бит. Бигрәк тә бу елда яшьләр сездә кешелек сыйфатлары, сабырлык, мәдәниятлелек күренергә тиеш, шул очракта илебездә тынычлык булыр һәм Украинадагы хәлләр кабатланмас", дип төгәлләде сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Озын монологы өчен ул гафу үтенде, әмма аның шушы сөйләвеннән аңлашылганча, Мәскәү сүзеннән чыгарга курыккан Татарстан түрәләре, халыкта сугышка каршы кәефләрнең арта баруына борчыла, гади кешеләрнең Путин сәясәтенең бар илне комга утыртуга китерәчәген аңлый башлавыннан шүрли.

XS
SM
MD
LG