Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:50

Дөньяда танылган ИКЕА сәүдә челтәре Татарстанның телләр турындагы канунын танымый. Ул эшендә бары тик бер тел – урысчаны куллана.

Казанда эшләүче ИКЕА татар телендәге мәгълүмат урнаштыруны кирәк дип тапмый. Кибеткә юлыгыз төшсә, игътибар итегез әле шуңа: татар телендә бер генә язу да юк. Сез ничектер, ә мин аңа шаккатам. Республикада ике дәүләт теле һәм канун нигезендә сатып алучылар өчен барлык мәгълүмат бертигез ике телдә язылырга тиеш. Башка кибетләрдә шулай бит. Менә шуларны искә төшереп хат язылды. Аны чит илдәге итәгатьлелек белән укыдылар, игътибар белән бу турыда дәгъваларны, тәкъдимнәрне кабул иттеләр. Казандагы сәүдә үзәгендә: “Безгә һәр сатып алучының фикере мөһим һәм кадерле, ИКЕА яхшы якка үзгәрергә тели, бу эштә сезнең булышуыгыз безгә әһәмиятле” дигән сүзләр белән хатны теркәп, мөһер сугып, рәсми җавап көтегез дип озаттылар.

Җавап үзен озак көттермәде. Сатып алучылар белән элемтә бүлеге менеджеры Юлия Соколованың хатында болай диелгән:

“Әлеге вакытта ИКЕА кибете Русия Федерациясе кануннарына нигезләнеп эш итә. Алар Русиядә, шул исәптән Татарстанда да үз көчендә. “Сатып алучыларның хокуклары турында” дигән канунның 18 маддәсенең 15нче пунктында сәүдә кагыйдәсе, сатучы, тауар, аның җитештерүе турында мәгълүмат урыс телендә языла, Русия Федерациясенең субъектлары, Русия халыклары телләрен өстәмә куллану сатучы карамагында дип язылган.

Татарстан – күп милләтле республика, без биредә яшәүче һәр халыкның телен, мәдәниятен ихтирам итәбез. Бөтен халыкларның телләрендә мәгълүматны бирү техник яктан оештыру авыр булганлыктан, кибет эшендә Русиянең дәүләт теле булган урыс телен кулланырга карар иттек. Киләчәктә сезнең тәкъдимнәрне исәпкә алырга тырышырбыз”.

Мин дә барлык халыкларны яратам, аларны ихтирам итәм, әмма минем хатта сүз республикадагы барлык халыкларның телләре турында түгел, ә “Дәүләт телләре турындагы” канун турында бара, ә анда акка кара белән татар һәм урыс телләре бертигез дип язылган.

Видео: Казан ИКЕАсы татарча белми

Казанда башка чит ил сәүдә челтәрләре дә уңышлы эшли, мәсәлән, “Метро Cash & Carry”, “Ашан”, “Selgros Cash & Carry” һәм башкалар. Аларның барысында да мәгълүмат бертигез ике телдә языла. Алар белән бу турыда берничә тапкыр сөйләшкән булды, барысы да Татарстанда ике теллелек, канун нигезендә без мәгълүматны ике телдә биререгә тиеш”, – дип җавап кайтарганнар иде. Ике телдә хатасыз язар, бу эшне башкарыр өчен махсус белгечләр яллаган. Дөрес, “Метро”да хаталы элмә такталар бар, берничә ел элек алар аны төзәтергә вәгъдә иткән иде. Әмма үзебезнең республиканың “Бәхетле”, “Эдельвейс”лары белән чагыштырганда, алар Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеген тәшкил иткән татарларның телен исәпкә алып эшли. Соңгыларында “икмәк” белән “сөт” дигән сүзләрдән башка татар телендә бернинди дә мәгълүмат юк.

Хәер, Казандагы кибет башлыклары мине аңламаса, бу кибеткә нигез салган Ингвар Кампрад аңлар дигән уй бар. Алар кайбер шәхесләрдән аермалы, мультикультур, демократия шартларында яши, канунның өстенлеген белә һәм аңа буйсына. Аларда да берничә дәүләт теле булган илләр бар, болар аз санлы халык дип тормыйлар, канунда теркәлгән халыкларның барысының да телләре исәпкә алына, дәүләт тарафыннан саклана, калган ватандашлары да моңа бик игътибарлылар.

Ингвар Кампрад исеменә хат

Ингвар Кампрад исеменә хат

Эзли торгач, адресын таптым мин аның. Казан фоторәсемнәре белән бергә конвертка инглиз, швед, татар телләрендә язылган хат салдым. Башкалабыздагы ИКЕА турындагы хәлләрне бәян итеп, чыгу юлларын бергә эзләргә тәкъдим итеп, сәламәтлек, озын гомер теләп сәлам юлладым. Шәт, барып җиткәндер. Укыгандыр, Казан сурәтләрен карагандыр, бәлки, суыткычына ук ябыштырып куйгандыр. Ингвар Кампрад бу турыда үз сүзен әйтер дип уйлыйм. Европаның күп илләрендә берничә дәүләт теле һәм берсе дә ул канун чиген узарга базмый. Курка. Әлегә җавабын көтәм.

Тагын Мәскәү урнашкан ИКЕАның төп офисыннан да рәсми җавап көтәм. Русиядәге ИКЕА ике төрле стандартлар белән эш итә булып чыкты. Башкортстанның башкаласы Уфада да ИКЕА эшли. Әмма Татарстаннан аермалы, биредә швед компаниясе Башкортстандагы дәүләт телләре турындагы канунга нигезләнеп сәүдә итә булып чыкты. Нәрсә бу: ялгышлыкмы, әллә ике төрле стандарт белән эш итүме? Ник бер республикада телләргә караш уңай, икенчесендә тискәре? Икеа татар теленә читкә этәрә булып чыгамы? “Игнор” нәрсәгә бәйле?

Мәскәүдәге ИКЕА офисында бу турыда беләләр. Шалтыраттым, аңлаттым, хат язуымны үтенделәр. Иренмәдем, яздым. “Рәхмәт сезгә, бу турыда җавап бирербез”, – дип вәгъдә иттеләр. Көтәм.

Фотогалерея: Уфадагы ИКЕА кибетендә язулар ике телдә

​Уфадагы ИКЕА бертигез ике телдә мәгълүмат бирүе аларның кеременә зыян китергән дип уйламыйм, шуңа күрә Казандагы ИКЕА эш алымында ике телне куллануы сатуга комачауламавына иманым камил. Киресенчә, үзләренә күрә девидентлар булыр иде. Демократик республикада яшиләр икән, үзләре дә демократик мөнәсәбәтләр яклы икән, исбатлап күрсәтсеннәр. Ни дисәң дә, татарга таба бер адым ясасалар, татар “рәхмәт төшкерләре”, дип аларга таба биш адым ясап, керемнәрен арттырачак. ИКЕАда йөргән чакта элмә такталарындагы барлык сүз диярлек татарчага тәрҗемә ителә. Йөгерек тел белән тәрҗемә ителсә, шундый күңелле булыр иде ИКЕА урыс телендә тәмле итеп кызык итеп язарга ярата, менә татарча да шәп кенә килеп чыга ул. "Ятып кара, бу бик уңайлы карават", "Мин - уңайлы урындык. Мине йортына алып кайт", "Йомшак кәнәфигә утырып ял ит", "Фатирыгызга нур өстәрмен" дип язылса, теге-яки бу тауарны сатып алмый түзеп буламы?

Миңа калса, Казандагы әлеге ялгышлык урындагы түрәләр аркасында чыккан. ИКЕАның хатасы булмаган ул. Безнең пешмәгән түрәләр чит ил сәүдәгәрләренә биредә икетеллелек турындагы канун булганын аңлатырга кирәк дип тапмаган. Үзләренә тел кирәкмәгәнгә башкалар да аны кирәксенми дип уйлый бит ул. Ә миңа, минем тирәдәге күпсанлы татар телле дуслар, танышларыма да бу мөһим. Миңа үз телемдә сөйләгән сатучылар, тауарлары турында аңлатманы татарча язулары, татарча аудиоигъланнар белән эш итүләре кирәк. Бу – минем, Татарстан ватандашы буларак, гап-гади хокукым. Аны бозмауларын телим.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG