Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:53

Быел халыкара мөселман киносы фестивалендә ТӨРКСОЙ илләре фильмнары күрсәтелде. Алар арасында Чыңгыз Айтматов әсәре буенча эшләнгән "Манкорт" фильмы да тәкъдим ителде.

Казан – төрки дөнья башкаласы булу уңаеннан, быел халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында махсус програм итеп ТӨРКСОЙ илләре фильмнары тәкъдим ителде. Алар арасында күпләргә танылган 1990 елларда чыккан "Манкорт" фильмы да күрсәтелде. Фильм тамашачыга бәйгедән тыш програмда тәкъдим ителде.

Билгеле булганча, әлеге фильм язучы Чыңгыз Айтматовның “Гасырдын да озынрак көн” әсәре нигезендә эшләнгән. Аның эчтәлегендә тоткынлыкка эләгүче җәзаларга дучар ителеп, үзенең исемен, үткәнен, кем булуын оныта, хуҗасы сүзен үтәүче колга әверелә. Хуҗасы аңа манкорт исемен бирә. Бүгенге көндә дә әлеге төшенчә фәлсәфи буларак, гомумән, үз тамырларын, тарихын оныткан кеше мәгънәсендә кулланыла.

"Чыңгыз Айтматов массалы манкортлыктан курыкты"

Әсәрнең режиссеры, быелгы фестивальнең жюри рәисе Хуҗакули Нарлиев билгеләп узганча, нәкъ Чыңгыз Айтматов әсәреннән соң дөньяда манкортлык дигән төшенчә тарала. Айтматов аны беренче булып дөньядагы иң югары җәза икәнен билгеләде, дип сөйләде режиссер.

“Чыңгыз Айтматовка, аның романына кадәр бөтен кеше үлемгә хөкем ителүне җирдәге иң югары җәза дип уйлый иде. Мисалга “шундый мәхкәмә шушы кешене иң югары җәзага - үлемгә хөкем итәргә карар кылды” дип языла.

Айтматов беренче булып үлемгә хөкем итүнең иң югары җәза булмавы хакында әйтте. Иң югары җәза - кешене манкорт ясау. Аны исән калдыру, шул ук вакытта кеше хәленнән чыгару.

Аның әлеге фәлсәфи гомумиләштерүе өчен дөнья буйлап манкортлык дигән төшенчә таралды. Ул бик куркыныч әйбер. Айтматов массалы манкортлыктан курыкты”, дип сөйләде Хуҗакули Нарлиев.

Фильмда тоткынга эләгүченең җәзаларга дучар ителеп, хәтерен югалтуы сурәтләнә. Бүгенге көндә исә кешене манкорт дәрәҗәсенә әверелдерү өчен акчага төрү дә җитә икәнен билгеләде режиссер. Дөньяда исә манкортлыкның яңа күренеше таралуын да әйтеп узды ул.

“Хәзер кешеләрне акчага төрсәң үзләре үк үз тарихларын югалта, тере дөнья белән кызыксынуны югалта. Акча өчен бөтен әхлакый чикләрне узалар һәм гомумән, шундый яңа төрле манкортларга әвереләләр.

Айтматов шуннан курыкты да, әмма кызганычка каршы, безнең тирәдә әлеге яңа төрле йогынтының элементлары бик күп. Ходай безгә барыбызга да аңа каршы көрәшергә насыйп итсен һәм әлеге массалы манкортлык беркайчан да булмасын” дип сөйләде Хуҗакули Нарлиев.

Төрекмән кинорежиссеры, быелгы фестивальнең жюри рәисе Хуҗакули Нарлиевның биредә башка фильмнары да тәкъдим ителде, алар тамашачыга шулай ук бәйгедән тыш програмда күрсәтелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG