Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:22

"Төзүче" милләтләр мәдәният сараеның өлкә татар мәдәният бүлегендә эшләүче "Шатлык" театр студиясендә шөгыльләнүчеләр Галиәскәр Камалның "Беренче театр" комедиясен нәкъ тормыштагыча итеп уйнаулары белән Төмән шәһәре янындагы Индрәй авылы халкын сокландырдылар.

"Тормыш ул – театр, ә без аның артистлары дип әйтелсә дә, сәхнәдә образны ачып бирүе катлаулы хезмәт. 2013 елның ноябрендә ачылган студиянең мондый шәп спектакль куя алуы гаҗәпләнерлек бит. Бик шәп уйнадылар, рәхмәт килүләренә. Мәктәптә укыган елларында авыл театр түгәрәгенә йөрүче Илсөяр Речапованың да киләсе спектакльдә уйнаячагын ишетү горурландырды әле", - диде үзе дә яшьлек елларыннан бирле театр белән "җенләнгән" Галия апа Сагитуллина.

"Беренче театр" спектакленнән күренеш

"Беренче театр" спектакленнән күренеш

Гафифә – Диләрә Хәмидуллина, Вәли – Рәзил Шәймәрдәнов, Хәмзә бай – Ренат Баһаветдинов, Биби – Әлфия Галиева, Хәбибрахман - Әбүзәр Миңнебаев, Факия – Гөлсем Сагадеева, Фатыйх – Тимур Йортлыбаевларның үз рольләрен яратып, күңел биреп башкарулары татар театрының киләчәге чиксез икәнлеген тагын бер кат исбатлады.

Әлбәттә, бу табигыйга якын уйнаулар оста режиссердан башка мөмкин түгел. Шуңа да үзешчән артистларны таныштыру вакытында үз эшенең белгече Гөлшат Кәбированы тамашачы көчле алкышлар белән каршы алды. Шулай булмый ни: бер генә дә театрда уйнап карамаган, кайберләре әле татар телендә сөйләшә дә белмәгән кешеләрне ничек иттереп артистлар ясаган ул!

Алып баручы Розалия Бакиева, Гөлшат Кәбирова, Гөлнара Кәримова

Алып баручы Розалия Бакиева, Гөлшат Кәбирова, Гөлнара Кәримова

– Курган өлкәсенең зур, матур татар авылында – Йолдызда туганмын. Бала чактан ук уйнап-җырларга яраттым. Яшь вакытымнан Нефтеюгански шәһәренә килеп урнашып, анда татар-башкорт театрына йөри башладым. Спектакльләр куеп төрле якларга бардык. Аннары үзем режиссер булып киттем, махсус белем алдым. Бик авыр иде, мин таләпчән, бар тәртибен башкарып эшләүләрен күрәсе килә. Һәр кешенең җаен табарга, сәләтен күрергә, аны ача белергә кирәк.

Хәмзә бай - Ренат Баһаветдинов

Хәмзә бай - Ренат Баһаветдинов

Коллектив дус, бердәм иде безнең. Малаем югары белем алып, эшкә Төмәнгә китте. Кызым гаиләсе белән төньякта яши. Мин әниемнең хәлен белергә авылга кайтам, улымны күрергә Төмәнгә киләм. Шулай йөри торгач, иптәшем белән Төмәнгә күчәргә булдык. Ә монда фатирда үземә урын таба алмыйм, яраткан эшемне уйлыйм, театрымны сагынам. Шигырь язып карыйм. Юк, моңсу, күңелсез миңа. Улым "Төзүче" мәдәният сараена алып китте. Анда татар бүлегенә килеп кергәч, милли киемнәрдәге фоторәсемнәрне күреп, татар сөйләмен ишетеп, күңелем тулды, хәтта.

Әлфия Галеева думбрада уйный

Әлфия Галеева думбрада уйный

Бүлек җитәкчесе Гөлнара Кәримова мине эшкә алгач, шатлыгымның чиге булмады. Бөтен көчемне түгәрәккә кешеләр туплауга, алар белән зур булмаган комедия куярга бирдем. Әле беркемне дә белмим, шуңа да комедия, бигрәк тә Галиәскәр Камалның танылган "Беренче театр"ын өйрәнү урынлы булыр дип уйладым.

Кичке дүрттән алып тугызга кадәр мин мәдәният сараенда. Өйдә дә күңелем монда. Хәтта, бер кыз белән татар телен өр-яңадан үзләштердек. Ә спектакльдә искитмәле уйнады.

Спектакльдән күренеш

Спектакльдән күренеш

Декорацияләрнең дә күбесе үземнеке. Кайберләре үзем киеп уйнаган күлмәкләр, бүлекнекеләр дә бар иде. Сәхнәне күп тутырырга яратмыйм. Тыйнак кына, килешле булырга тиеш андагы әйберләр.

Инде драма әзерлибез, ул арада авылларда “Беренче театр”ны да куябыз. Һәркайда яратып каршы алалар, дип таныштырды Гөлшат Кәбирова үзе һәм эше белән.

"Төзүче" милләтләр мәдәнияте сараенда яңа эшли башлаган "Шатлык" театр студиясенә беренче көннәрдән үк йөри башлаган Диләрә Хәмидуллина менә нәрсәләр сөйләде:

Диләрә Хәмидуллина татар биюен башкара

Диләрә Хәмидуллина татар биюен башкара

– Театрда уйнап, дистәләрчә роль тудырган, Нефтеюгански, Пойковода театрлар ачкан Гөлшат Кәбированың Төмәндә студия ачуы – күктән төшкән бәхет безнең өчен. Тынгысыз йөрәкле, иҗат ялкыны белән янып йөргән җитәкче яңадан-яңа идеяләр тудыра. Аның театрга мәхәббәте күзләренең очкынлануында, артистлары турында бирелеп сөйләвендә чагыла.

Мин яратып, зур теләк белән үз ролемне – Гафифә образын тулы итеп ачып бирергә тырышып шөгыльләнергә керештем. Беренче көннән үк монда бик ошады. Җитәкчебез Гөлшат Кәбирова бигрәк тә яңалыкларга омтылучан, театр тормышын һәр күзәнәге аша тоючы режиссер, үз җилкәсенә катлаулы миссия салган шәхесләребезнең берсе.

"Шатлык"лар Гөлшат Кәбирова белән

"Шатлык"лар Гөлшат Кәбирова белән

Безгә барысын да укытты, күрсәтте. Безнең өчен ул укытучы гына түгел, ул безгә икенче әни кебек бик якын. Без аны яратабыз, аннан энергия алабыз. Аның янында гел эшлисе, иҗат итәсе генә килеп тора. Киләчәктә сәхнә юлыннан китмәсәк тә, ул биргән сабак тормышта бик кирәк булыр дип беләм.

Безнең Төмән татар-башкорт "Шатлык" студиясендә шушындый режиссер булу – артистлар өчен генә түгел, халкыбыз һәм милләт өчен дә зур табыш ул. Чөнки Гөлшат Кәбирова үзенең бөтен барлыгы, булмышы белән халкыбызга хезмәт итә. Иң беренче чиратта, кайсы халыкның баласы икәнен яхшы белә, шуны таный. Татар театрындагы режиссер өчен бу иң мөһиме. Ул үз артистларын ярата. Менә шушы сыйфат Гөлшат Кәбировага иҗат итәргә, яхшы спектакльләр куярга көч, дәрт бирәдер дә.

Ренат Баһаветдинов белән Әбүзәр Миңнебаев

Ренат Баһаветдинов белән Әбүзәр Миңнебаев

Үз ролемне уйнап чыккач, беренче мактаулы сүзләрне режиссерыбыздан ишеткәч, йөрәгемә тулган бәхеткә сәхнә артында берничә минут ышана алмый тордым.

"Шатлык"та уйнарга теләгем һәр көн саен артканнан арта гына! Алла боерса, киләчәктә дә бик зур куаныч, ләззәт белән яңа образлар тудырырмын.

Режиссерның осталыгын күрүгә студиягә килүчеләр саны да артты, алар белән тиздән танышырбыз дип ышандыра җитәкче.

Спектакльдән соң артистлар җырчы, биюче, гармунчыга әйләнделәр, һәркайсы үз сәләтен күрсәтте, һәрьяктан оста икән үзләре.

XS
SM
MD
LG