Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия читтән машиналар һәм кием кертүне тыярга мөмкин"


Русия президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов Самарда барган икътисади форумда Европаның яңа санкцияләренә җавап итеп Мәскәү көнбатыштан машиналар һәм кием кертүне тыярга мөмкин, дип белдерде.

"Әлеге өлкәдә Европадагы партнерларыбыз безгә бәйле. Машиналар дигәндә, бу беренче чиратта кулланылган машиналар турында сүз бара. Киемнең кайберләрен үзебез дә җитештерә алабыз", диде Белоусов.

Шул ук вакытта президент ярдәмчесе "акыл җиңәр һәм бу чараларны гамәлгә ашырырга туры килмәс", дип өмет итә.

Европа Берлеге вәкилләре Русиянең Украинаның көнчыгышында тынычлык урнаштыру тырышлыкларының "җитәрлек булмавын" исәпгә алып 12 сентябрьдән яңа чикләүләр кертү турында килеште.

Европага керү тыелган һәм акчалары туңдырылачак яңа 24 кеше билгеләнде. Алар арасында "Донецки халык республикасы", Кырым хакимияте вәкилләре һәм олигархлар бар. Шулай ук тугыз Русия ширкәтенең чит илләрдәге эшчәнлегенә чикләүләр булачак.

XS
SM
MD
LG