Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арбенина концерты: Казан да коткыга бирелде


Диана Арбенина (Facebook фотосы)
Диана Арбенина (Facebook фотосы)

"Пирамида" үзәге танылган башкаручы Диана Арбенина концертын уздырудан баш тартты. Җырчы моның сәяси сәбәпләрен исәпкә алып үз иҗатын яратучыларга мөрәҗәгать итте.

Рок башкаручы Диана Арбенина иҗатының 20 еллыгына багышланган зур сәфәр белән Русия буйлап чыга. Гадәттә мондый турнелар күп вакыт алдан әзерләнә.

Июль аенда җырчының Киев һәм Одессада чыгыш ясавы һәм анда сәхнәдән "Русиядән башка җырчыларның әлегә кадәр сезне яклап монда килеп җырламавы өчен гафу үтенәм" дип әйтүеннән соң Арбенина өстендә болытлар куера. Русия телевидениесе җырчыга каршы мәгълүмати кампания башлый. Украинада җырлап кайткан Андрей Макаревич белән бергә Диана Арбенинаны да "хунтаны яклаучылар" исемлегенә кертәләр.

Үзенең интернеттагы сәхифәсендә "Төнге снайперлар" төркеме җырчысы Арбенина аның концертын уздырудан баш тартуның сәбәбен "сәяси" дип атый. Тамашалар 20 сентябрь башланасы булган. Тверь, Курски, Белгород, Орел, Волгоград, Казан, Кострома һәм Түбән Новгородта концертлар булмаячак.

"Төрле сәбәпләр әйтелде. Кайдадыр түбә тишелгән дә аны төзәтергә кирәк, икенче бер шәһәрдә концерт үтәсе урын ашыгыч рәвештә башка эшкә кирәк булып чыкты. Болар барысы да, әлбәттә, ялган", ди Диана Арбенина үзенең мөрәҗәгатендә.

Воронеж, Самар, Иваново һәм Владимир шәһәрләрендә "Төнге снайперлар" җырлаячак, дип көтелә.

Казанда ниндидер концертларның тыелуы турында моңарчы хәбәрләрнең булганы юк иде. Арбенинаның да Татарстанда үз тамашачысы бар. Инде күп тапкыр килгән башкаручы 2013 елның ноябрендә генә хәтта Опера һәм балет театры сәхнәсеннән җырлаган булган.

Шулай да 2011 елда хәзер инде "хунтаны яклаучылар" исемлегендә булган Виктор Шендерович чыгышы булмый калды. Салих Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында буласы тамашаны "урыны туры килми" дип уздырудан баш тарттылар. "Татарстан Яңа гасыр" каналының Юрий Шевчук җырыннан бер-ике сүзне кисеп алу тәҗрибәсе бар икән. "Тынычлыкның яратылышы" фестивальләренең берсендә телевидение Шевчукның "нефть беткәч президент үләчәк", дигән сүзләрен кисеп алган иде, дип искә ала "БИЗНЕС Online".

Диана Арбенина концерты Казанда 5 октябрьгә билгеләнгән иде.

XS
SM
MD
LG