Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:04

"Туфан – Туфан инде ул" фильмы махсус бүләккә ия булды


11 сенябрьдә Казанның Пирамида күңел ачу үзәгендә X халыкара мөселман киносы фестиваленең нәтиҗәләре игълан ителде.

Быелгы фестивальдә катнашу өчен 56 илдән биш йөзләп гариза килгән иде, шулардан 22 илдән 50 фильм фестивальдә катнашып, тамашачыга тәкъдим ителде. Бәйге кысаларында фильмнар төп биш номинация буенча бәяләнде. Беренче тапкыр Татарстан фильмнары шуларның дүртесендә катнашты.

“Кыскаметражлы документаль фильм” номинациясендә катнашкан “Туфан – Туфан инде ул” фильмы жюри тарафыннан махсус искәртмәгә ия булды.

“Документаль фильмнар номинациясендә бик күп лаеклы эшләр тәкъдим ителде, шуңа күрә жюри әлеге номинациядә катнашучылар арасында махсус искәртмә билгеләде” дип игълан ителде нәтиҗә ясау тантанасында.

Безнең профессиональ, милли кинематограф таулар артында түгел

Фильмның режиссеры Илдар Матуров, Татарстан президенты Рөстәм Миннехановның фестиваль ачылышын сәламләү хатында билгеләп үткән сүзләрне искә алып: “Минем уйлавымча, республикабызның президенты үзенең сәламләвендә әйткәнчә, кинофорум Татарстан кинематографының үсеше өчен зур әһәмият бирә. Бу чыннан да шулайдыр, аның үсеше бүген бик кирәк. Чөнки Татарстан үзен дөнья күләмендә белгертә һәм минем уйлавымча, безнең профессиональ, милли кинематографыбыз таулар артында түгел” диде.

Илдар Матуров фестивальдә фильмны тамашачыга тәкъдим иткәндә, аның эшләнү тарихын, бурычларын, кыенлыкларын искәртеп узган иде. Фильмның төп бурычын ул: “Туфан Миңнуллинны яныбызга кайтарып, диалог алып барырга тырыштык” диде.

“Сценарийның авторы - Татарстанның халык язучысы Разил Вәлиев. Фильмны эшләү ике ел дәвам итте, кызганычка каршы Туфан Миңнуллин инде безнең яныбызда юк иде. Әмма эш шунда ки, Туфан Миңнуллин креатив, перспективалы фикерләүче кеше буларак үзенең хәтирәләре белән видео язмалар калдырган. Алар шактый кызыклы.

Туфан Минңуллинны яныбызга кайтарып, диалог алып барырга тырыштык

Бурычыбыз шундый иде: аның шушы алты сәгатьлек монологын аны белгән, бергә эшләгән, иҗат белән шөгыльләнгән кешеләр белән ниндидер диалогка әйләндерергә. Моны эшләү бик авыр, чөнки каһармын инде юк. Әмма кино ул күп мөмкинлекләр бирүче сәнгать һәм без Туфан Миңнуллинны күпмедер вакытка булса да яныбызга кайтарып, диалог алып барырга тырыштык” дип сөйләде Илдар Матуров.

Татарстаннан “Нәфис фильм” номинациясендә катнашкан Салават Юзеевның “Корбан-роман” фильмы Казан шәһәре меры бүләгенә ия булды. Татарстаннан моннан тыш бәйге програмында Елена Ермолинаның “Кемгә авыррак”, Алексей Барыкинның “Коры елга” фильмы катнашты. Бәйгедән тыш програмнарда да Татарстан фильмнары тәкъдим ителде.

Быелгы мөселман кинофестиваленең Гран-при бүләген хорват режиссеры Арсен Антон Остожичның “Хәлимә юлы” фильмы алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG